Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы авыллары мәчетләрендә – Корбан мәҗлесләре

Корбан бәйрәме уңаеннан, районыбызның кечкенә авыллары мәчетләрендә дә Корбан ашлары үткәрелгән.

Уба авылында яшәүче Нурия Вәкилова “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, Уба мәчетендә дә Корбан гаетен зурлап бәйрәм иткәннәр. Мөсәвир Йосыпов һәм Шәүкәт Морзаханов бәйрәм вәгазе, Коръән аятьләре укыганнар. Бәйрәм намазыннан соң, мәчет территориясендә мәчет тарафыннан бирелгән хәйрия ите белән табын оештырганнар. Мәчет ишегалдында самавырлар куеп, казанда пылау пешергәннәр, чәй табыны әзерләгәннәр.

1 июльдә Фәнил Миңнегалиев, корбан чалдырып, авыл халкын корбан мәҗлесенә дәшкән. Аңа Нурия Вәкилова, Ләйлә Латыйпова, Лилия Әхмәтшина ярдәм иткән: мәчет ишегалдында учак ягып, пылау пешергәннәр, зур табын әзерләгәннәр. Корбан ашына шактый кеше килгән: ике көнгә йөзләп кешелек табын корганнар.  Нурия Вәкилова әйтүенчә,  авыл халкы мондый эчкерсез, җылы аралашуга бик сусаган булган. Ике көн рәттән мул табыннар әзерләгәннәре өчен, авыл халкы оештыручыларга бик рәхмәтле.

Нурия Вәкилова тагын шунысын ассызыклады: Убада дини бәйрәмнәрдән соң, ир-атлар зиратка баралар, әрвахларга багышлап дога укыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев