Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы Кызылъяр мәчетендә мөслимәләр очрашуы булган

15 мартта Кызылъяр авылы мәчетендә «Авылым мөслимәләре» дип исемләнгән чара оештырылган.

Бу хакта "Баулы-информ" редакциясенә Кызылъяр ветераннар оешмасы рәисе Сиринә Вәлиева хәбәр итте. Игътибарыгызга аның язмасын тәкъдим итәбез. 

"Очрашуда хәзрәтләр мәчеттә оештырылган укулар тәмамлануга нәтиҗә ясадылар. Шулай ук бу очрашуга авылыбыздан мобилизация буенча алынган ир-егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре чакырылып, хәрбиләребезгэ багышлап Коръән укып, дога кылып, теләкләр әйтелде. Аларга җирле үзидарә hәм мәчетебез тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды. Очрашуда шулай ук шөкер итү, сабырлык, ислам динендәге татулык турында вәгазьләр, хәдисләр, нәсыйхәтләр тыңланды, Расүлебезгә багышланган мөнәҗәт әйтелде. Мөселман хатын-кызларының киенү үрнәкләре күрсәтелде. Соңыннан мөслимәләребез пешереп алып килгэн тәмле ризыклар белэн чәй табыны әзерләнде. Очрашу имамыбыз Фәнис хәзрәт hәм Мәгъдәнур хәзрәтнең догалары, изге теләкләре белән тәмамланды.

Ил-көннәр тыныч булып, берләшеп, ярдәмләшеп, хөрмәт белэн, ныклы иман белән яшәп, шундый күркәм очрашулар hәркемгә насыйп булса иде".

Сиринә Вәлиева

 

Фото: Сиринә Вәлиева шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев