Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Бүген Уба авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Бу бина — әлеге проект буенча безнең районда сафка бастырылган беренче объект.

Уба халкы яңа клуб төзелүне түземсезлек белән көтте. Чөнки 1966 елда ук төзелгән иске бина авария хәлендә иде. Быел, ниһаять, иске клубны сүтеп, аның урынына менә дигән заманча бина төзеп куйдылар. 

Яңа мәдәният йортына аяк баскан кунакларны Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының “Тальян” ансамбле гармунда уйнап каршы алды, бинада бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

Авыл халкының сөенечен Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров уртаклашты, авыл халкын тәбрик итте һәм мәдәният йорты буш булмас, биредә җыр-моң тавышы тынмас, дигән өметен белдерде.

Подрядчы оешма – "Капиталь төзелеш идарәсе" җәмгыяте җитәкчесе Радик Шарипов Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафинага мәдәният йортының символик ачкычын тапшырды.

Эльвира Сафина әйтүенчә, иске бинаны сүткәч, яңасын төзүгә июнь аенда керешкән булганнар. Берничә ай эчендә зур булмаган, шул ук вакытта уңайлы, заманча бина калкып та чыккан. Биредә китапханә, 45 кешегә исәпләнгән концерт залы, грим бүлмәсе бар. Туалеты да эчтә. Иң мөһиме – биредә җылы.

Уба авылы клубында 25 елдан артык эшләгән Нурия Вәкилова яңа мәдәният учагы ачылуга бик шат булуын әйтте. Яңа бинада эшләүчеләргә уңышлар теләде.

Мәдәният йортын ачу тантанасы район һәм авыл үзешчәннәре катнашындагы концерт белән дәвам итте.

Яңа мәдәният йорты мәдәни, мәгълүмати-танып-белү һәм күңел ачу чаралары уздыру өчен чын мәгънәсендә уңайлы урын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ