Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы мәчетләрендә Ураза бәйрәме була

21 апрельдә мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Гаеткә кадәр фитыр сәдакасын бирергә кирәк. Бу хакта Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов тулырак сөйләде.

Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Баулы мәчетләрендә иртәнге сәгать 6да башлана.

Гаеткә кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерү зарур. Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, аны 41 мең сум акчасы булган кеше бирергә тиеш. Быел аның күләме бер кеше өчен кимендә 150 сум тәшкил итә.

“Ягъни аны гаилә башлыгы гаиләдәге һәр кешегә (балигълык яшенә җитмәгән балалары өчен дә) 150 сум исәбеннән бирә. Ә үз тормышы белән яшәүче балалары үзләре бирә. Ә фидия күләме – 350 сум. Ә инде кешенең тотылмый торган 454 мең сум акчасы булса, андый кеше үзе һәм үзенең гаиләсеннән кимендә 800 сумнан бирергә тиеш була”, – дип сөйләде Әнвәр хәзрәт Хәмитов.

Әнвәр хәзрәт сүзләренә караганда, фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы