Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы балалары намаз укуда ярышкан

Баулы мөхтәсибәте мәктәп укучыларының язгы каникуллары вакытында кызлар һәм малайлар арасында намаз уку конкурсы үткәргән. Мондый конкурс беренче тапкыр оештырылган.

“Гали” мәчетендә узган чарада Баулы шәһәреннән, Исергәп, Кызылъяр һәм Татар Томбарлы авылларыннан кырыкка якын бала катнашкан. Конкурс кызлар арасында ике категориядә – мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм мәктәп укучылары, малайлар арасында өч категориядә – мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныф укучылары, урта һәм  өлкән сыйныф укучылары арасында үткән.

Конкурсантлар намазны барлык элементларын кулланып укып күрсәткәннәр. Җиңүчеләргә – беренче, икенче һәм өченче урын алучыларга 1000, 700 һәм 500 сумлык сертификатлар тапшырылган, башка балаларга кызыксындыру бүләкләре бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев