Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы балалары мәчеткә йөри

Кышкы каникуллар вакытында Баулы районы мәчетләрендә балалар өчен төрле чаралар оештырылган.

Кызылъяр мәчетендә инде шактый еллар каникуллар чорында укулар үткәрелә. Быелгы ялларда балаларны Урыссу мәдрәсеннән килгән шәкертләр укыткан. Дәресләргә, нигездә, дистәгә якын яшүсмер малай йөргән.

– Авылыбыз мәчетендә үткәрелгән дәресләр миңа ошады, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә 8нче сыйныф укучысы Йосыф Хәлфетдинов. – Безне намаз уку тәртипләренә, азан әйтергә, догалар укырга өйрәттеләр.

Кызылъяр авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов сүзләренә караганда, балаларны Коръән уку кагыйдәләренә, гарәп графикасы буенча язарга да өйрәткәннәр. Шулай ук аларга пәйгамбәрләр тарихы турында да мәгълүмат бирелгән. Балалар төшкә кадәр укыганнар. Аннары, өйлә намазын укыганнан соң, аларга туклану да оештырылган.

– Безнең максат – кулдан килгәнчә, балаларга ислам дине кануннарын аңлату, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Салкыннардан курыкмыйча, балаларның үзләренә бирелгән лаеклы каникулларында мәчеткә билгеләнгән вакытка килүләре үк – бик яхшы. Бу гамәлләре балаларны режимга һәм үз алларына куелган максатларына ирешергә өйрәтә. Аларны мәчет тәртипләренә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү бездән тора. Балаларның күңелләрендә ата-аналарына хөрмәт уята алсак, Аллаһы Тәгаләне танырга, аның барлыгын белергә һәм биргән нигъмәтләргә, уңайлыкларга, сәламәтлеккә шөкер итә белергә өйрәтә алсак, бик яхшы булыр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ