Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

2023 елда Мөселман бәйрәмнәре

Баулыларга мөселман бәйрәмнәре турында мәгълүмат.

26 гыйнвардан 27сенә каршы төнРәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан көннәре. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.

 

17 февральдән 18енә каршы төнМигъраҗ кичәсе Мөхәммәт пәйгамбәрнеңБорак исемле атка атланып, 7 кат күккә ашып, Аллаһның катына күтәрелгән көне. Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз уку фарыз була.

 

6 марттан 7сенә каршы төнБәраәт кичәсе – Тәүбә һәм гөнаһлардан арыну кичәсе. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын билгели. Бәраәт – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнарАллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап, дога кыла.

 

23 мартта Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне. Ураза тоту ашау-эчүдән, тәмәке тартудан гына түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең бөтен әгъзалары да ураза тотарга тиешле: теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да.

 

17 апрельдән 18енә каршы төнКадер кичәсе – Аллаһы Тәгалә Мөхәммәтне пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Бу кичәдә кылынган игелек мең ай эчендә эшләнгән игелекләргә караганда хәерлерәк. Кадер кичәсендә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.

 

21 апрель – Ураза бәйрәме. Ул Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләп үтелә. Ураза гаетенә кадәр фитыр, фидия сдакалары бирелә.

 

27 июнь – Гарәфә көне – Корбан бәйрәме алдыннан изге көн. Бу көнне хаҗ гамәле башкарыла.

 

28 июнь – Корбан бәйрәме – мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза гаете тәмамланып, 70 көн узгач билгеләп үтелә.

 

28 июль Гашура көне. Бу көнне Аллаһ ризалыгы өчсен ураза тоту иң хәерле гамәл булып санала. Мөхәммәт пәйгамбәр Гашурага бер көн кала һәм Гашурадан соң тагын бер көн ураза тотарга өндәгән.

 

26 сентябрьдән 27сенә каршы төнМәүлид Ән-Нәби – Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньяга килгән көне. Бәйрәм бер ай дәвам итә.

 

 

2023 елда Христиан бәйрәмнәре

7 гыйнвар Раштуа.

 

19 гыйнвар Крещение. Аның икенче исеме – “Ходайның күренүе” (Богоявление).

 

15 февраль Ходайның очрашуы бәйрәме. Бу көнне Изге Ана сабый Гайсәне Иерусалим гыйбадәтханәсенә алып барган.

 

26 февраль  Гафу итү якшәмбесе.

 

27 февральдә Бөек Пост башлана. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итә.

 

7 апрель – Изге хәбәр көне. Бәйрәм Архангел Гавриилның Изге Анага күренүенә багышланган. Нәкъ менә ул Изге Анага Гайсәне тудырачагын әйтә.

 

16 апрель – Пасха. Христианнар өчен иң төп һәм якты бәйрәм. Ул ел саен күчеп бара торган датада билгеләп үтелә. Асылда Пасха – Гайсә пәйгамбәрнең яңадан тууы хөрмәтенә уздырыла торган зур бәйрәм. Христианнар, Бөек Постны тотып, алдан әзерләнә.

 

4 июнь – Изге Троица көне. Бөек Пасхадан соң 50нче тәүлеккә туры килә.

 

12 июнь – 11 июль – Петр посты

 

14 август – 27 август – Успен посты

 

14 август – Бал Спасы. Бу көнне чиркәүләрдә яшелчә, бал из­геләндерелә. Шуңа күрә ул халык те­лендә “Бал Спасы” дип атала.

 

28 ноябрьдән 6 гыйнварга кадәр – Раштуа посты.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев