Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

2019 елда хаҗга юлламалар ничә сум торачагы билгеле булды

Бу хакта “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов хәбәр итте.

“Бүгенге көндә хаҗ юлламалары өчен бәяләр куелган. Ләкин долларга бәйле рәвештә бәяләр “уйнап” тора. Согуд Гарәбстанында ниндидер чуалышлар булса да, бәяләр артырга мөмкин.

Бүген иң арзан “Эконом” программасы 149 меңнән башлана. Бу программа белән Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән китеп була. Иң кыйммәтле “Комфорт” программасы 385 мең сум. Булачак хаҗи, шушы бәя белән килешү төзеп, акчасын түләп куя икән, юллама бәяләре арткан очракта да, бу аңа кагылмый”, - диде программа җитәкчесе.

Ранис хәзрәт сүзләренчә, 2018 елда экономияле программага тукталучылар күбрәк булган. 2018 елда хаҗилар өчен “Катнаш эконом”, “Эконом-авиа”, “Стандарт”, “Комфорт” программалары тәкъдим ителгән.

Фото: "Татар-информ", архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев