Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулы районында балалар иминлеге – беренче урында
Татар Томбарлысы китапхәнәчесе Эльвира Әхмәтҗанова балалар өчен “Әгәр син велосипедчы икәнсең” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәргән.
-
Йомырка кабыгының файдасы
Сез йомырка кабыгын ташлыйсызмы? Әгәр ташлыйсыз икән, бик зур хата эшлисез. Файдаланып карагыз.
-
Татарстанда 126 797 кеше хезмәткә яраксыз гражданнарны карау буенча айлык компенсация түләвен рәсмиләштерде
126 797 татарстанлы 80 яшькә җиткән пенсионерларны, медицина күрсәткечләре буенча чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны, шулай ук балачактан инвалидлыгы булган беренче төркем инвалидларны карау буенча ай саен бирелә торган компенсация түләвен рәсмиләштерде.
-
Данияр Бакиров: “Татарстанда контрактчыларга түләү күбрәк”
Баулыда һәм Баулы районында контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Агымдагы елның июнь-июль айларында Татарстан территориясендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәр кешегә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арттырылды. Баулылар мәгълүматны Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариатына шалтыратып белә ала.
-
Баулыда контрактчылар гаиләләренә ярдәм итәләр
Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында контракт буенча хезмәт итәргә теләүче гражданнар белән актив эш алып барыла. 2024 ел башыннан 34 кеше контракт хезмәтен сайлаган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина Баулы районы хәрбиләренең гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде.
-
Аерылышу кыйммәткә төшәчәк
Россия Финанс министрлыгы никахны өзгән өчен пошлинаны сигез тапкыр арттырырга тәкъдим итте.
-
2024 ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 307 кешегә картлык буенча пенсия автомат режимда билгеләнде
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 307 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән. Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка!- 2024» конкурсында катнашырга чакыра
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү хакында хәбәр итә. Конкурс «Ростелеком» компаниясе һәм Россия Социаль фонды тарафыннан өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет-грамоталыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәмендә оештырыла. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.
-
Татарстанда 200 меңнән артык баланың ата-анасы бердәм пособие ала
Татарстанда 17 яшькә кадәрге 200 баланың ата-аналары бердәм пособие ала. Ул республикада 13 135 сум тәшкил иткән яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә билгелән.
-
Баулылар, сулыкларда сак булыгыз
Сулыкларда бәхетсезлек очраклары сәбәпләренең берсе – тиешсез урында су керү.
-
Урманнарга бару вакытлыча чикләнә
Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән.
-
Җәй көне машина бензинны күп яндырмасын өчен нишләргә?
Җәй көнендә урамда бик эссе булганда машина ягулыкны минималь күләмдә сарыф итсен өчен автоэксперттан киңәшләр.
-
Йөрәк өчен файдалы җиләк
Бакчада өлгергән җиләкне көн дә ашагыз.
-
Помидорны төрле авырулардан саклаучы шәп чара
Әчегән сөтне әрәм итмәгез.
-
Татарстанда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен формалаштыру өчен иминият кертемнәре түли
Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.