Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эшләүче пенсионерларның пенсия хисабы үзгәрде. Аның тәртибен аңлатабыз
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елның июлендә эшләүче пенсионерларга пенсияләр индексациясен торгыза торган законны раслады.
-
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмә
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасында 2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (алга таба-Килешү) арасында Килешү төзелә. Күрсәтелгән Килешүдә каралганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәт хакы аена 23 200 сум күләмендә билгеләнә.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 2800 га мәйданда урманнар торгызылачак
Татарстанда 2025 елда 2800 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырыла. Алар «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.
-
Февральдән эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме артачак
Эшсезлек буенча пособие быелның 1 февраленнән 9,5 процентка индексацияләнәчәк, аның максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Февраль һәм мартта озын яллар булмауның сәбәбен аңлаттылар
Иҗтимагый элемтәләрне үстерү компаниясенең персонал буенча директоры Дмитрий Дударев быел Россия халкы өчен гадәти 23 февраль һәм 8 март белән бәйле озын яллар булмавына аңлатма бирде
-
1 февральдән ана капиталының күләме артачак
Ана капиталы күләме Президент йөкләмәсе буенча ел саен 1 февральдән узган елдагы инфляциянең факттагы дәрәҗәсеннән чыгып индексацияләнә.
-
Баулы районында халык җыеннары дәвам итә
Кызылъяр мәдәният йортында 2024 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Халык җыенында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та катнашты.
-
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча мәдәният инфраструктурасына 300 млн сум бүленә
2024 елда «Мәдәният» илкүләм проекты «Гаилә» илкүләм проекты составына кертелде. 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлаган әлеге яңа проект 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.
-
Салих авылында быел Сабан туе булачак
Баулы районында халык җыеннары дәвам итә. Салихлылар да, узган елга нәтиҗә ясау өчен, авыл клубына җыелдылар.
-
Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча конкурс старт алды
Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына ярашлы нигездә 2025-2027 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзүгә субсидияләр тәкъдим итү өчен конкурс игълан итте. Татарстан компанияләре дә анда катнашу өчен гариза бирә ала, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.
-
Баулылар Ватан сакчыларына күчтәнәч җибәрә
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, Баулы районында төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Татар Томбарлысы мәдәният йортында «Ватан сакчыларына күчтәнәч» акциясе оештырганнар.
-
Гимназия укучылары хәрбиләргә окоп шәмнәре тапшырды
Махсус хәрби операция башланганнан бирле районның мәгариф учреждениеләре дә хәрбиләргә төрлечә булышып торалар. Посылкалар туплыйлар, хатлар язалар һәм окоп шәмнәре ясыйлар. Бу юлы гимназия укучылары 60 тан артык окоп шәмнәре ясап озаттылар.
-
Баулыда картинг ярышы була
Баулыда Татарстанның көньяк-көнчыгышы кышкы картингы буенча тугызынчы ачык ярышлар үткәрелә.
-
Баулы юбиляры йөз яшькә җитәргә вәгъдә бирде
Баулы шәһәрендә яшәүче Асия Сәйфулла кызы Сибагатуллинага 90 яшь тулды. Аңы олуг юбилее белән кызы, оныгы һәм район җитәкчелеге котлады.
-
Баулы укучысы Халыкара әдәби бәйгедә җиңгән
«Җәлил укулары» VII Халыкара әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләр арасында Баулы районы укучысы да бар.