Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Баулыларны концертка чакырабыз
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәрелә.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күрүчеләргә 13 җайлаштырылган автомобиль тапшырды
20 октябрьдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга автомат тапшыру тартмасы булган 13 LADA Vesta автомобилен тапшырды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында транспорт белән тәэмин итүгә күрсәтмәләре булган барлык кешеләр автомобильләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Тапшыру производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында узды.
-
Баулыда «Герой атасы» фотокүргәзмәсе ачылды
Экспозиция Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан булган 47 Герой аталары портретыннан тора. Күргәзмә Баулы районы Герой аталарының 8 портреты белән тулыландырылган.
-
25 октябрь-Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне
25 октябрьдә, Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак. Мондый көннәр айның һәр соңгы шимбәсендә даими рәвештә оештырыла.
-
Татарстанда көчле яңгырлар көтелә
Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда болытлы, яңгырлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Баулы районында сөт сыйфаты – контрольдә
Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария эксперты сөт сатучылар арасында аңлату эше үткәргән.
-
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкына вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособиеләргә 12 млрд сумнан артык акча түләгән
Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.
-
2026 елда кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәклеген әйттеләр
Машина йөртү таныклыгы 10 елга бирелә. Димәк, административ җәзадан качу өчен машина йөртү таныклыгын вакытында алыштырырга кирәк.
-
Баулы район үзәк хастаханәсендә яңа табиблар эшли
2025 елның 1 сентябреннән Баулы район үзәк хастаханәсе поликлиникасында яңа участок терапевтлары Нәфисә Фәррахова һәм Данил Павлов кабул итә башлады.
-
Гөмбәнең файдалы ягы
Галимнәр картаюны тоткарлаучы продуктны ачыклаган – ак гөмбә ул.
-
Медицина хезмәткәрләре махсус социаль түләү алалар
2025 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлеге республиканың медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр рәвешендә 3022,2 млн сумнан артык акча күчерде. Сәламәтлек саклау системасының 30,4 меңнән артык хезмәткәре мондый ярдәмне ай саен ала.
-
2025 елның 1 сентябреннән чүп-чар белән эш итү кагыйдәләре үзгәрде
Каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарына кайбер төр калдыкларны ташлауга тыю кертелде – 2025 елның 1 сентябреннән мондый мәйданчыкларга түбәндәгеләрне ташлау тыела:
-
Баулыда “Илкүләм кросс-2025” була
20 сентябрьдә “Трëхгорка” чаңгы базасында зур йөгереш була.
-
Авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча алу мөмкинлеге бар
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана.
-
Баулыларга октябрь аенда алты көнлек эш атнасы булачак
Татарстанда яшәүчеләрнең октябрь ахырында алты көнлек эш атнасы булачак. Моның сәбәбе – 1 ноябрьдәге шимбә ялын дүшәмбегә, 3 ноябрьгә күчерү.