Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Салым – бюджетның "атасы"

Муниципаль район һәм Баулы шәһәре Советларының уртак утырышында 2013 елга район һәм шәһәр бюджетлары кабул ителде. Алдагы еллардагы кебек, район бюджеты социаль ориентлашкан, шуңа аны тикшергәндә керемнәр турында сораулар чыгымнар турындагыларыннан күбрәк бирелде.

Республиканың финанслар министрлыгы киңәше буенча, муниципаль берәм-лекләрнең бюджетлары дефицитсыз булырга тиеш, шуңа киләсе елга район бюждетының керемнәр һәм чыгымнар өлешләре тигез - 525, 1 млн. сум. Районга "Чиста су", күпфатирлы йортларга капиталь ремонт, авыл җирендә мәдәният йортлары төзү федераль һәм республика программалары аша җәлеп ителәчәк акчалар бу суммага кертелмәгән. 2013 ел бюджетының керемнәр өлеше 14 процентка артуы планлаштырыла.
Бюджетның төп керем чыганаклары - физик затларның керемнәренә салым, алар районның үз керемнәренең 90 процентыннан артык өлешен тәшкил итә. Муниципаль милекне арендага бирү дә бюджетны тулыландырырга тиеш.
2013 елда районга 206,9 млн. күләмендә төрле субсидияләр керергә тиеш. Киләсе елларда бу керемнәр кими барачак, шуңа керем салымын җыю тагын да әһәмиятлерәк булачак. Әмма инде бүген үк бу мәсьәләдә кыенлык-лар бар. Ел ахырына санаулы көннәр калып бара, ә кайбер предприятиеләр әлегәчә салымнар түләмәгән. Шул ук вакытта 2012 ел бюджеты үтәлеше бик авыр бара.
Киләсе ел бюджетының социаль юнәлешле булуы социаль чыгымнарны индексацияләү, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру белән ныгытылачак. Алдагы еллардагы кебек үк, бюджетының төп өлеше "Мәгариф" бүлегенә карый - 397, 4 млн. сум (яшьләр сәясәтенә чыгымнарны да кертеп).
Бюджетны тикшергән вакытта депутатларда "Физик культура һәм спорт" бүлегенә карата сораулар туды. Инде берничә ел рәттән аңа чыгымнар күләме бер үк дәрәҗәдә кала бирә - 1,2 млн. сум. Әмма финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Свежинкина әйтүенчә, спортка чыгымнар социаль әһәмияттәге түләүләр булмаганга, республика финанслар министрлыгы аларны индексацияләүне күздә тотмый.
Шәһәр бюджетының керемнәре һәм чыгымнары күләме 64,9 млн. сум тәшкил итә. Шәһәрдәге чыгымнарның төп өлеше "Торак-коммуналь хуҗалык" бүлегенә карый, алар торакны капиталь ремонтлауга, төзекләндерү объектларын карауга, коммуналь хуҗалыкка тоты-лачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев