Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Депутатлар бурычлы фатирларны йөреп чыгачаклар

Муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә бу юлы оешмалар җитәкчеләре генә түгел, ә шулай ук район һәм шәһәр Советлары депутатлары да катнашты.

Альберт Хәбибуллин коммуналь хезмәтләр җитәкчеләренә торак йортларның түбәләрен кардан, керү юлларын боздан арындырырга күрсәтмә бирде. Шундый ук эшләрне бюджет учреждениеләре, предприятиеләр һәм кибетләр җитәкчеләре дә башкарырга тиеш.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Гамил Ибраһимовның мәгълүматларыннан күренгәнчә, гыйнварда суга (ОДН) фатир эчендә кулланылган суның 20 процентыннан артып киткән йортлар саны 16дан 28гә кадәр арткан. "Проблемалы йортлар"да счётчиклар күрсәткечләрен тикшерү өчен, фатирларны йөреп чыгу күздә тотыла. Район башлыгы бу эшкә шәһәр Советы депутатларын да җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышлары үтәчәк. "Уютный дом" идарәче компаниясе хезмәт күрсәткән йортта яшәүчеләрнеке - 11 февральдә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында, 27нче микрорайонда яшәүчеләрнеке - 12 февральдә 5нче мәктәптә. Бу вакытка халыкка гыйнвар счётлары тараттылар.

Ниһаять, Баулы шәһәрендә юл тамгаларының урнашу схемасы расланды. Алар әзер булу белән үк урнаштырылачаклар. Транспорт күп йөргән урамнарда тукталышлар тыелачак, шуңа автомобильләрен әлеге урам юллары читләрендә калдыручы шофёрларны законлы нигездә штрафка тарту мөмкин булачак. Кардан чистартуга һәм чүп чыгаруга комачаулык тумасын өчен, кайбер ишегалларында да транспорт куюга чикләү кертеләчәк.

Баулы шәһәрендә торак төзелеше өчен буш җир участоклары булмау һәм территориядә нефть объектлары һәм үткәргеч торбалар күп урнашуы сәбәпле, шәһәр чиген бары тик Якты күл авылы ягына гына урман участогына күчерү мөмкин.

- Үз тораклары булган кешеләр арасыннан әлеге темага спекуляция алып барырга теләүчеләр дә табылмый калмас, - дип белдерде район башлыгы. - Ләкин без күп балалы гаиләләрне бушлай җир участоклары белән тәэмин итәргә бурычлыбыз, дигән фикердән чыгып эш итәргә кирәк. Ә аларның саны арта. Бу - дәүләт куйган зур бурыч. Шул ук вакытта агач утырту буенча да эш дәвам итәчәк.

Киңәшмәдә башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев