Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Баулы районы башлыгы мөселманнарны Корбан–бәйрәме белән котлый

Бүген мөселманнар, изге бәйрәм Корбан бәйрәме уңаеннан, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның котлавын кабул итә.

Хөрмәтле мөселман якташларым!

Сезне чын күңелемнән Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Әлеге изге бәйрәм ислам традицияләренең шәфкатьлелек, игелеклелек, нинди милләттән һәм диннән булуларына карамастан, кешеләргә карата кайгыртучанлык кебек изге сыйфатларга нигезләнгән булуын исебезгә төшерә.

Корбан бәйрәме Татарстанның күп милләтле халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга хезмәт итсен, ә гомумкешелек кыйммәтләре милләтара, конфессияара татулык нигезе булсын һәм яшь буынны әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә булышсын.

Изге Корбан бәйрәмебез көннәрендә сезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәтле гомер телим!

Фото: proshkolu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы муниципаль районы корбан бәйрәме