Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Диспансерлаштыру: сораулар һәм җаваплар

    Россиядә масштаблы диспансерлаштыру башланды. Аның Баулыда ничек үтүе турында редакциягә район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Татьяна Фролова сөйләде.

    - Татьяна Евгеньевна, 2013 елгы диспансерлаштыруның үзенчәлекләре нәрсәдә?
    - 2006 елда илебездә "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне һәм балаларны өстәмә диспансерлаштыру башланган иде. Башта ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә кагылды. 2008 елдан 2012 елга кадәр аны эшләүче гражданнар узды. Ә 2013 елдан 21 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк барлык кешеләрне диспансерлаштыру башлана. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы аны аерым яшь төркемнәре буенча оештыру тәртибен раслады. 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 81, 84, 87, 90, 93, 95, 99 яшьләре тулганнар диспансерлаштыруга җәлеп ителәчәк. Мондый диспансерлаштыру ел саен узачак. Югарыда күрсәтелгән яшьтәге кешеләрнең һәркайсы диспансерлаштыру үтәргә тиеш.
    - Диспансерлаштыруның максатлары нинди?
    - Ул хроник авыруларны иртә ачыклауга юнәл-телгән. Аларга түбәндәге авырулар керә: кан әйләнеше системасы авырулары, яман шеш, шикәр диабеты, хроник үпкә авырулары. Моннан тыш, диспансерлаштыру спиртлы эчемлекләр, наркотиклар һәм психоактив матдәләр кулланучыларны ачыклау-га, югарыда санап үтелгән авыруларга бирешүчән гражданнарга профилактик консультацияләр үткәрүгә юнәлтелгән.
    - Диспансерлаштыруны ничек үтәргә?
    - Диспансерлаштыру район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, Поповка һәм Новозареченск табиблык амбулаторияләрендә үткәрелә. Беренче этапны узу өчен, хастаханәгә ике тапкыр барырга туры киләчәк. Башта район үзәк хастаханәсе поликлиникасының медицина профилактикасы кабинетындагы медикларга яисә Поповка авылы, Новозареченск бистәсе амбулаторияләрендә гомуми практика табибларына күренергә кирәк. Медицина хезмәткәрләре анкеталаштыру үткәрәчәкләр, артериаль басымны, һәм күз эчендәге басымны, буйны, гәүдә авырлыгын үлчәячәкләр. Пациент маршрут листогы алачак һәм тиешле лаборатор һәм диагностик тикшерүләрне үтә башлаячак. Икенче визит барышында гомуми практика табибы кабул итә (участок табиб-терапевты), ул үткәрелгән тикшерүләргә бәя бирә, профилактик консультация ясый.
    Әгәр дә беренче этапта авыру ихтималы ачыкланса, диспансерлаштыруның икенче этабы үткәрелә. Ул өстәмә тикшерүләрдән һәм белгечләргә күренүдән гыйбарәт. Икенче этап тикшерүләре табиб тарафыннан һәрбер пациентка аерым билгеләнә. Тикшерү нәтиҗәләре "Диспансерлаштыруның маршрут картасы" дип аталучы исәп формасына һәм сәламәтлек картасына кертелә.
    Барлык тикшерүләрне узганнан соң, табиб-терапевт пациентларның нинди сәламәтлек төркеменә керүен билгели. Беренчесе - пациентта хроник авырулар юк һәм хәвефлелек факторлары күзәтелми яисә аларның ихтималы минималь. Икенчесе - инфекцияле булмаган авырулар ачыкланмаган, ләкин хәвефлелек факторлары бар. Өченче төркем - күзәтү таләп ителә яисә махсус, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү зарур.
    - Сүз нинди хәвефлелек факторлары турында бара?
    - Хроник авыруларның үсешенә китерүче факторлар: кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсе югары булуы, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану, түбән физик активлык, артык тазалык яисә симерү.
    - Диспансерлаштыру мәҗбүриме?
    - Диспансерлаштыру гражданинның яисә аның законлы вәкиленең ризалыгы белән үткәрелә. Программаның уңышлы барышы күпчелек очракта кешенең үз сәламәтлеге торышын кайгыртуына бәйләнгән. Шулай ук эш белән тәэмин итүчеләр дә бу мәсьәләгә җитди якын килергә тиешләр ("Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы 2011 елның 21 ноябрендә кабул ителгән РФ Федераль законының 24нче маддәсе нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр хезмәткәрләргә медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үтү өчен шартлар тудырырга тиешләр).
    Диспансерлаштыру узу тәртибе һәм аның шартлары турында тулырак мәгълүматлар белән поликлиникада (104 каб.) яисә терапия участогыңда танышырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: