Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы укучыларына кулланучылар хокуклары турында сөйләделәр

    15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә.

    Төрледән-төрле товарлар һәм хезмәтләр белән тулган хәзерге базарда һәркемгә җаны теләгәнен сайлап алырга мөмкинлек бар. Тик, кызганычка каршы, кайчагында сатып алучы белән сатучы арасында төрле бәхәсләр һәм низаглар була. Аларны кулланучылар хокукларын яклаучы махсус оешмалар хәл итә.

    Бүгенге көндә күпчелек җитештерүчеләр һәм сатучылар, дөрес төзелгән претензияләрне күреп, эшне судка кадәр җиткермиләр, сатып алучыларның дәгъваларын канәгатьләндерергә тырышалар. Бәхәсле очраклар туганда, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә һәм нәтиҗәдә претензияләрнең 85 процентка якыны, судка кадәр барып җитмичә, зыян күрүчеләр файдасына хәл ителә.

    Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге белгеч-эксперты Кадрия Галиева фикеренчә, кулланучылар үз хокукларын мәктәптә укыганда ук өйрәнергә тиеш. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан ул 2нче мәктәп укучылары белән очрашып, әңгәмә үткәрде һәм срогы чыккан товар сатып алган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

    - Быел кулланучылар хокукларын яклау көне сәламәт туклану темасына багышлана, - ди Кадрия Галиева. - Гражданнар, нигездә, безгә бозылган азык-төлек сатып алуга кагылышлы мәрәҗәгаьләр белән килә. Гадәттә, кешеләр срогы чыккан товар алганлыкларын өйләренә кайткач кына күрә. Ачуы чыгып, тәкъдимнәр һәм шикаятьләр китабын таләп итә, тик, "начар" товарны сатудан алып, зыянны түләтү өчен бу гына җитми. Сатучылар сатып алучыларның эшне зурга җибәрмәвенә күнеккән. Менә шундый түзем сатып алучылар булганга, рәхәтләнәләр дә намуссыз сатучылар. Хокукларыгызны яклагыз! Срогы чыккан товар сатып алсагыз, иренмичә, кибеткә кире барып, сатучыга претензиягезне белдерегез.

    Беренче эш итеп товар сатып алынган сәүдә предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чек булса, товарны алыштырырга яки кире кайтарырга була.

    - Товар сатып алганда чек таләп итәргә онытмагыз, - дип киңәш итә Кадрия Галиева. - Товарның нәкъ менә әлеге кибеттән сатып алынганлыгын чексыз дәлилләп булмый диярлек. Мәсәлән, сөт партияләп сатып алына һәм төрле кибетләрдә сатыла. Аларның берәрсендә саклау шартлары бозылса, сөт әчергә мөмкин. Ә кибеттә сатучы товарның алардан сатып алынмавын әйтүе ихтимал. Барлык мөрәҗәгатьләр язма формада булырга тиеш, чөнки нәкъ менә язмача мөрәҗәгать расланган фактлар белән карала. Товарның яраклылык срогын җитештерүче билгели. Продукт сатып алганда аның тулы маркировкасын - яраклылык срогын гына түгел, ә товар нинди температура режимында сакланырга тиешлеген дә карарга кирәк.

    Чара ахырында укучыларга белешмәлекләр таратылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: