Ранис Габбазов “Голос” проектында катнашырга булган
Җырчы Ранис Габбазов “Голос” проектында башкару өчен татарча җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды хәбәр итә.
Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе Ранис Габбазов, җыр сайларга булышуларын сорап, социаль челтәрләр аша тыңлаучыларына да мөрәҗәгать иткән. “Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның минем башкаруда отышлырак буласын уйлап бетермәдек”, – дип язган җырчы.
Ранис Габбазовның продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җырчының теләгенә уңай карый.
Фото: архив/Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/31/179962/
Сүз уңаеннан, Ранис Габбазов 14 февральдә Баулыда Ваһаповфест йолдызлары концертында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев