Күршеләребездә Сирин Батыршин тууының 120-еллыгына багышланган кичә узды
Узган шимбәдә Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында шагыйрь Сирин Батыршин тууның 120-еллыгына багышланган кичә узды.
Кичәгә ерак араларны якын итеп, Кәрәкәшле авлында туып-үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче профессор Әнвәр ага Шәрипов та кайткан иде. Җирле мәдәният йорты, китапханә, Кәрәкәшле авылы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, Сирин Батыршин иҗатын өйрәнеп, аның шигырләрен укыдылар, мәсәлләрен сәхнәләштерделәр. Район мәдәният йорты артистлары һәм "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышы бәйрәмгә тагы да матурлык өстәде.
- Авылдашларым, әлеге кичәгә чакыруыгызга сезгә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мин бу кичәгә кайтканда Сирин Батыршинның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган өр-яңа җыентык белән кайтырга тиеш идем. Әмма җитешә алмадым. Гафу итәрсез, - дип авылдашларын сәламләде Әнвәр Шәрипов. Бүгенге көндә шагыйрьнең бер кайда да очрамаган, бары тик узган гасыр урталарында республика күләмендә генә чыккан газета-журналларда басылган 90га якын шигырен өйрәнәм. Алар әле барысы да анализланып бетмәгән. Аннары, әлеге китапта Сиринның туганнары турында да нинди булса мәгълүмат бирәсем килде.
Кичәдә Сирин Батыршинның өчтуганы Гөлфия Җәләева-Батыршина да чыгыш тотты. Ул үзе шигырьләр иҗат итә икән, димәк, шагыйрь сәләте аның туганнарына да күчкән дигән сүз.Гөлфия ханым туган авылына, Сирин Батыршинга багышланган шигырьләр укып узды.
Кичә ахырында Кәрәкәшле авылы җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев Сирин иҗатын якын итеп килгән барлык тамашачыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Без шундый авылдашыбыз булу белән чын-чынлап горурланабыз. Ә Әнвәр абый Шәриповка якташы авылдашы Сирин иҗатын шулай тирәнтен өйрәнгәне, игътибарсыз калдырмаганы өчен аерым рәхмәт, - дип Ютазы районы һәм җирлек исеменнән бүләк тапшырды.
Чыганак: Ютазы таңы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев