Казан курчак театры Фәнис Яруллин истәлегенә язучының әкиятен сәхнәләштерә
“Әкият” Татар дәүләт курчак театры премьерага әзерләнә: Фәнис Яруллин әкияте нигезендә “Йолдыз тапкан кыз” курчак спектакле тәкъдим ителәчәк. “Яңа тамашаны 13 декабрь көнне карарга мөмкин була”, – дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
“Бу әсәрне без очраклы гына сайламадык, – диде спектакльнең режиссеры Илдус Зиннуров. – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына быел 80 ел тулды, шул уңайдан бу спектакльне без аның якты истәлегенә багышлыйбыз. Бу тылсымлы әкият гаделлек, батырлык, тырышлык һәм миһербанлык турында”.
“Йолдыз тапкан кыз” әкияте Ркаил Зәйдулла инсценировкасы буенча куела. Рәссамы - Россиянең “Алтын битлек” театр премиясе номинанты Татьяна Мельникова (Санкт-Петербург), ә композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова.
Хәзерге вакытта курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә, ә сәхнәдә тулы көченә репетицияләр бара. Америкада яшәүче Мәсгүдә Шәмсетдинова да Казанга кайтып, репетицияләрдә катнаша.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/15/175185/
Фото : https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев