Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Илсөя Бәдретдинова: "Күз карашы белән кадакларлык ир кирәк"

    Мәдәният йорты бусагасын атлап кергәндә Илсөя Бәдретдиновадан интервью алырга килгән хәбәрче булсам, кайтып киткәндә инде җырчының фанатына әверелә язган тамашачы идем.

    Илсөя бүгенге көндә эстрадада иң күп сөйләнелгән, турысын гына әйткәндә, "чәйнәлгән" артистларның берсе. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, иҗатыннан бигрәк үзен, шәхси тормышын күп сөйлиләр. Быел аеруча. Сәхнәдән үзе әйткәнчә, тормышларын чәлпәрәмә китереп, май аенда аның элекке ире, улы Нариманның әтисе, танылган продюссер, шагыйрь, композитор, журналист Илфак Шиһапов якты дөньяны калдырып китте. Шуңа да концертта Илфакка, аларның мөнәсәбәтләренә, кеше сүзенә бирешмәү темасы үзәккә куелды.

    Кайвакыт концерт, кухняда, кара-каршы утырып, эчкерсез Бер сөйләшүне хәтерләтте. Шул эчкерсезлеге, үзенә генә хас харизмасы, артистлык осталыгы, җорлыгы, шуңа өстәп эчтәлекле һәм заманасына күрә кыю, үзенчәлекле җырлары белән халык йөрәген яулады ул.

    Әле җитмәсә, үзе дә, күлмәкләре дә матур. Коллективы исә талантлы срипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, мультиинструменталист Ильяс Киньягулов, Африкадан килгән кап-кара тәнле җырчы Оливер белән тулыланган.

    Аларның чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Ике сәгать ярым барырга тиешле концерт нәтиҗәдә өч сәгать барды, чөнки Илсөя, үзе әйтүенчә, Баулыда халыкның зал тутырып килүенә, бик җылы каршы алуына рәхмәтле булып, программадан тыш җырлар да җырлады. Ә халык анны алкышлап туймады. Рәхәтләнеп көлгән вакытлар да, күзгә яшь килгәннәре дә, исем китеп тел шартлаткан минутлар да булды. Кыскасы, хис-тойгыларның барлык палитрасы булды бу кичне.

    Калган тамашачыларның да шулай булды ахры, югыйсә ахырдан басып алкышламаслар иде.

    Җырчының эчендәгесе тышында булуы интервью алганда да күренде. Гадәттә, җырчылар алай ачылып бетми шикелле.

    Әңгәмәбез Баулыдагы концерттан алган тәэсирләреннән башланды.

    - Мин уйлаганнан күпкә яхшырак килеп чыкты, - диде Илсөя. - Чөнки артистлар бик күп, ә концертка һаман бер тамашачы йөри. Бәләкәй генә Баулыда һәр көн саен концерт булып торсын инде. Менә шулар арасыннан мине сайлап килгәннәр икән инде, шәп бит!

    - Тагын килү теләге тумадымы соң?

    - Әлбәттә! Киләсе елда. Кунак еш килә башласа, кадере бетә. Шуның өчен мин авылга да, күп дигәндә, айга Бер генә кайтам. Бәлешләр белән каршы алалар. Өч-дүрт көн торсаң, кадерең бетә. Мунча да, бәлеш тә юк.

    - Концерт барышында әбиегезне бик еш искә аласыз. Ул сәхнәдәге үзе бер образ сыман. Ниндирәк Кеше ул?

    - Ул мишәр әби иде, мәрхүмкәем. Мин мәктәпне бетергән елны, сиксән яшендә үлде. Ул авылның "крыша"сы иде. Бабай сугышта үлгән. Әби 25 яшендә ике бала белән тол калган, сиксән яшьлек кайнанасын да караган. Безнең мәктәпнең музееның 50 проценты минем Зәйнәп әбигә багышланган. Атказанган сыер савучы булган, орден-медальләр алган. Бүтән ирне якын китермәгән. Тарих дәресләрендә гыйбрәт итеп сөйлиләр иде: Зәйнәп, кыш көннәрендә аркан белән урманнан агач сөйрәп кайтып, өй салдырды дип. Менә шундый әби иде ул.

    - Сезне чагыштыралармы?

    - Еш. Әти дә әйтә: И, Алла, Зәйнәп карчык булсаң да булырсың икән, ди. Шул әби әйтә иде: балакаем, синдә бигрәк акылның А хәрефе дә юк, яхшы кешеләр очрап торсын Инде юлыңда, дип. Бөтен әйбергә җиңелрәк карарга тырышам. Шулай яшәү ансатрак.

    - Сезнең турында яхшысын да, гайбәтен дә күп сөйлиләр. Каныгулар да күп. Ничек түзәсез?

    - Бәхетле булсыннар... Кешегә күрсәтмәгәнгә генә ул. Кайтып, ваннага кереп, малай ишетмәсен дип, сөлгене авызга кабып елаган чаклар күп була. Гайбәт үтерә торган нәрсә. Башта бик авыр иде. Хәзер ияләштем. Ярар, мәйтәм, нишлисең инде. Акыллы Кеше сөйләми, тиле-милесе сөйли, эшсезләре. Чөнки үзләренең булмаганлыклары онытылып тора. Шуңа, кислоталарын чыгаралар икән, сөйлиләр икән - сөйләсеннәр. Бу бит чирле кешеләр, җаным. Әби әйтә иде: күз кырыема җыерчык чыга, эт белән эт булмыйм әле дип.

    - Сез ирекле, чибәр, уңышка ирешкән хатын-кыз. Мәхәббәт аңлатучылар күптер.

    - Бик күп. Көн дә.

    - Башыгыз әйләнмиме?

    - Игътибар да итмим. Аның 99 проценты өйләнгән кешеләр ("кирәкми" дигәнне аңлатып, (башын чайкый - авт.) Беренчедән, миңа 36 яшь, икенчедән, минем 14 яшьлек улым бар. Мин тормышны күргән бит бераз. Мине, минем баламны ярата торган кеше булырга тиеш. Миңа артистка караган кебек түгел, гадәттәгечә, акча эшләү чыганагы итеп түгел, ә мине хатын-кыз итеп күргән кеше кирәк. Каршына утыртып: "Булды, матурым, менә хәзер коймак пешерәсең, гөлләр үстерәсең, бер кыз бала алып кайтасың да өйдә утырасың, ә мин сезне ашатам" диярлек. Миннән көчлерәк кеше булырга тиеш, күз карашы белән кадаклап куя торган. Миңа кычкырганнарын яратмыйм. Булмасмы әле, кем белә. Аның турында уйларга иртәрәк.

    - Күптән түгел "Мулла" фильмына кастинг уздыгыз. Нәтиҗәләр ничегрәк?

    - "Татаркиноның" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова шалтыратып, сиңа туры килә торган роль, дип чакырды. Ләкин мин ул рольга олырак, икенчедән, мишәр акценты бар. Иң кызыгы шунда: "Татаркинода" кафеда утырганда, бер рус режиссеры килеп, үз фильмына чакырды. "Я даже играть не умею", дим, ә ул, типажың туры килә, ди.

    Әле сөйләшүләр алып барабыз, кино төшерү язларга булыр. Ә Бер көнне Миләүшә Ләбибовна шалтыратып, башка кинога чакырды. Миңа бөтен әйбер кызык. Өлгереп кенә булмый. Укырга җыенып йөрим әле - визажистка, парикмахерга - үзем өчен.

    - Бер интервьюда сез, шаярып, чәчкә урынына берәр файдалырак әйбер алып килегез дидегез. Нәрсәләр китерәләр?

    - Ни генә алып килмәделәр! Тере күбәләкләр, әтәч, куянга кадәр меңгерделәр. Башта анна куян, аннары, бәбәйләсен дип, атасын да алып килделәр. Авылга кайтардым, суеп кына карагыз минем куянны, дидем. Казлар, ризык, сувенирлар, кулдан ясалган әйберләр алып киләләр. Мин үзем, тегә, чигә, рәсем ясый торган кеше буларак (беренче белеме буенча Илсөя дизайнер - авт.), андый әйберләрне саклыйм.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: