Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Илнур Фәйзрахмановның яңа эш урыны билгеле булды

    Күп еллар "Болгар радиосы"нда эшләгән, соңгы елларда аны җитәкләгән Илнур Фәйзрахмановның үз кәнәфиен ташлап китүе турында күптән түгел билгеле булган иде. Ниһаять, Илнурның яңа эш урыны билгеле булды. Фәйзрахманов "Азан" радиосында баш мөхәррир булып эшләячәк. Бу - Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы матбугат чарасы. Яңа баш мөхәррирнең моңарчы туплаган зур тәҗрибәсе...

    Күп еллар "Болгар радиосы"нда эшләгән, соңгы елларда аны җитәкләгән Илнур Фәйзрахмановның үз кәнәфиен ташлап китүе турында күптән түгел билгеле булган иде. Ниһаять, Илнурның яңа эш урыны билгеле булды.

    Фәйзрахманов "Азан" радиосында баш мөхәррир булып эшләячәк. Бу - Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы матбугат чарасы.

    Яңа баш мөхәррирнең моңарчы туплаган зур тәҗрибәсе яңа эшендә, мөгаен, бик ярап торыр. "Бу вазыйфада төп максатым - эфирны кызыклырак итү. Аннан да зуррак планнарым - радионы FM-диапазонга чыгару", - диде Илнур "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: