Ганс Сәйфуллинның иҗат кичәсендә Казан артистлары Баулы концертлар залына сокланып туя алмадылар
Кичә Баулы мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллинның 75 яшьлек юбилее хөрмәтенә концерт узды. Ганс Хәмит улының татар эстрадасы алтын фондына кергән җырларын республика һәм Баулы сәхнәсе осталары башкарды.
Концертта Баулы тамашачысына яхшы таныш җырчы Закир Шаһбан, сүз остасы Рәшит Сабировтан тыш, җырчылар Вилдамир Баһау, Гөлчәчәк Шакирова, шулай ук якташларыбыз Саҗидә Әхмәтҗанова, Гөлнара Абдуллина, "Умырзая" ансамбле чыгыш ясады. Ганс Сәйфуллин үзе дә баянда көйләр тезмәсе башкарды.
Кичә ахырында юбилярга һәм артистларга рәхмәт сүзләрен район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова җиткерде.
Ә артистлар, үз чиратларында, Баулы концертлар залының җиһазланышына сокланып туя алмадылар.
Ганс Хәмит улының юбилей концерты турында "Хезмәткә дан" газетасының 30 март санында укыгыз һәм Баулы телевидениесеннән карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев