Элвин Грейның Азнакайдагы концерты шартлаткыч кую турында шалтырату аркасында туктатылган
Мәдәният сарае бинасыннан 500гә якын кеше эвакуацияләнгән.
“Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды”, – дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
"Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшергәннәр", – дип сөйләгәннәр ТР Эчке эшләр министрлыгында.
Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен, аны полицейскийлар тоткарлаган.
Концерт дәвам итмәгән, тамашачыларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177336/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев