Баулылар республика конференциясендә катнаштылар
Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе үтте.
Татар Кандыз авылының "Энҗе бөртекләре" театр коллективы «Драматургия» номинациясендә катнашты. Ул бәйгедә 22 коллектив ярышты. Укучылар Фәнис Яруллинның "Ак яфрак" әкиятен күрсәтеп 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Мәктәпкә мәгариф һәм фән министрлыгының "Серле бүләк" сертификаты бирелде. Укучыларны Сирина Гайфуллина, Лилия Фатхуллина, Раушания Халиуллина әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев