Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда “Киленбикә” кичәсе узды

"Киленбикә" кичәләре быел да район авыл җирлекләре буйлап сәяхәткә чыкты. Аның чираттагысы Хәнсевәр авылы мәдәният йортында үтте. Чара әниләр көне белән туры килгәнлектән, тагын да эчтәлеклерәк, күңеллерәк, тантаналырак булды.

- Бүгенгедәй хәтеремдә, укуымны тәмамлап, Азнакай якларына кайтып киттем. Бераз ял иткәннән соң, юллама нигезендә Баулы районының Хәнсевәр дигән авылына эшкә барырга тиешмен, -дип, хатирәләренә бирелде Миңлегөл Низамиева. - Ялда дип, тик утырышлы түгел бит инде. Әтием белән печән өябез. Шунда әтием кайсы якка эшкә җибәрәчәкләре хакында сорады. Ә ул авылның Хәнсевәр дип аталуы бөтенләй баштан чыкты. Әйтә алмыйм гына бит. Шулай эшлибез. "Шайтан алгыры, ниндиавыл булды соң әле?" - дип уйлыйм. Печән эскерте шактый биегәйде, мин эскерт өстенә бастым. Әти астан печән ыргыта. Шулвакыт үзем дә сизмәстән каты итеп:"Хәнсевәр!" - дип, кычкырып җибәрдем. Әти куркып китте, мин рәхәтләнеп көлеп җибәрдем. Мин әйтәм, Хәнсевәргә җибәрәләр. Менә шулай итеп минем бөтен гомерем шушы авылда үтте.

Миңлегөл Низамиева сүзләренчә, матур итеп яши белү - үзе бер сәнгать. Гаилә булгач, сабырлык, ихтирам итә белү, өлкәннәр сүзенә колак салу кебек сыйфатлар- иң асылы."Киленбикә" кичәсендә киленнәр үзләренең уңган-булганлыкларын, аш-су-га, җыр-моңга, биюгә осталыкларын да күрсәттеләр.Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Гөлнара Абдуллина, Гөлшат Зарипова, Айрат Фәррахов, Шәрипҗан Таһирҗанов, Назыйм Кәримов, "Умырзая" фольклор ансамбле чыгышлары ямь өстенә ямь булды.

Хәнсевәр авылының моңлы сандугачы Рина Гафиятуллинаны халык аеруча яратып кабул итте.

- Чараны оештырырга ярдәм иткән мәдәният йорты директоры Рәмзия Таҗетдинова, Энҗе Фәрраховага рәхмәтләрем чиксез, - диде "Хезмәткә дан" газетасына чараны оештыручы Фәнүзә Айдагулова. - "Киленбикә" чараларын үткәрә башлагач,шуны аңладым: безнең кешеләргә халыкчан, тормыш белән бәйле кичәләр кадерлерәк. Бу бит гади концерт түгел. Монда тарих, халкыбызның гореф-гадәтләре,тормыш дәресе, гаиләдә кирәкле алтын киңәшләр,хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, әни, хатын буларак төрле яклары чагылыш таба.

Кичә өч сәгатькә якын барса да, авыл тамашачысы тиз генә таралырга ашыкмады. Аларның күбесе хис-тәэсирләре белән уртаклашырга, рәхмәт сүзләрен җиткерергә теләделәр. Мондый кичәләр узган ел Яңа Чүте, Татар Кандызы,Исергәп, Татар Томбарлы, Шалты һәм Кызылъяр авылларында, Новозареченск бистәсендә үтте. Якын көннәрдә Поповка һәм Мортаза киленнәре сәләтләрен күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев