Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы йолдызчыклары Кырымнан кайтты

    Кичә алар Татарстанга кайтып җитте.

    «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары буларак Баулының «Даринки» балалар вокаль ансамбле Кырымга барып чыгыш ясаганнары турында «Слава труду» сайты хәбәр иткән иде инде. Быел «Созвездие-Йолдызлык» артистлары беренче тапкыр Балаклава һәм икенче мәртәбә Бахчисарай халкы алдында чыгыш ясады, дип хәбәр итә Интертат.ру.

    Делегация җитәкчесе Алсу Мадишина әйтүенчә, быел балалар 5 мең кеше сыйдырылышлы зур стадионда чыгыш ясаган. Трибунада буш урыннар да калмаган. Концертның беренче өлеше Бөек Җиңүгә багышланган. Катнашучыларның чыгышы конкурсның финал вакытындагы номерларыннан төзелгән.

    Чыгышларыннан тыш балалар төрле мастер-классларда да катнашкан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: