Баулы китапханәсендә – Ачык ишекләр атналыгы
24-31 октябрьдә район үзәк китапханәсендә шәһәрнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр атналыгы уза.
Атналык кысаларында китапханәгә иң беренче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Олеся Миңнеханова белән 2нче мәктәп укучылары килгән. Китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Валитова аларга китапханә буйлап экскурсия уздырган. Китапханә хезмәткәрләре бүлекләр эшчәнлеге турында сөйләгәннәр, укучыларны китапханәнең эш режимы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап фонды, электрон уку залы һәм вакытлы матбугат белән таныштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев