Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләсе елга чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар вакыты билгеле

Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүлә имтиханы 24 майдан 1 июльгә кадәр планлаштырылган.

2021 елда БДИ һәм ТДИ вакыты традицион рәвештә 24 майда башланыр дип ниятлиләр. Вакытыннан алда имтихан тапшыру 22 марттан 16 апрельгә кадәр, төп вакыт 24 майдан 1 июльгә кадәр булырга тиеш. Өстәмә вакыт 3-17 сентябрьдә булыр дип көтелә. Бу турыда Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакытыннан алда һәм төп этапта БДИ география, әдәбият һәм химия имтиханы белән башлана. 2021 елда информатика һәм мәгълүмат технологияләре нигезләреннән имтихан төп этапта ике көндә – 18, 19 июньдә — була, имтихан компьютер формасында оештырыла.

Тугызынчы сыйныфлар өчен ТДИ өч этапта — вакытыннан алда (20 апрель- 14 май), төп этап (21 май — 1 июль), өстәмә этапта (3-22 сентябрьдә) булачак.

БДИга әзерләнү өчен октябрьдән үк онлайн-консультацияләр башлана.


Фото:

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/15-10-2020/kil-se-elga-chygarylysh-syynyflar-chen-imtihannar-vakyty-bilgele-5777975

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев