Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Рәсим Фасыйхов өйләнгән

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Рәсим Фасыйховның тормышында күңелле яңалык булган. 30 август көнне җырчы сөйгәне Гүзәл белән никах укыткан. Килен Лаеш районы Сакуры авылыннан, никахны да зурлап шунда үткәргәннәр.

Гүзәл һөнәре буенча, сәнгать дөньясыннан ерак, икътисадчы, ди. Шуңа да карамастан, җырчы тормышы белән яхшы таныш. "Аллага шөкер, Гүзәл мине аңлый, кире очракта кушылыр идекме?" - ди Рәсим. Туйны исә 11 сентябрьгә билгеләгәннәр. Мәҗлес Казанда узачак.

Бүгенге көндә Рәсим музыкант Альберт Зиятдиновның "Rial Records" студиясендә җитәкче урынбасары булып эшли. Анда ул күбесенчә аранжировка һәм тавыш яздыру белән шөгыльләнә. "Җырлый белгәне дә, белмәгәне дә килә, өйрәтеп, үзенә күрә мастер-класс биреп җибәрәбез. Һәм үзебез дә яшьләр белән бергә ниндидер яңалык ачабыз", - дип сөйләде Рәсим Intertat.ru хәбәрчесенә. Моннан тыш, җырчы мәҗлесләр үткәрә, ягъни тамада булып та эшли башлаган. "Үзем җырлыйм, баянда уйныйм һәм алып барам", - ди ул.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев