Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасына – компьютер аша!

Туу белән үк, сабыйларыбыз үз гомерләрендәге беренче чиратка басалар - балалар бакчасына язылалар. Бүген аңа, өйдән чыкмыйча, виртуаль рәвештә басу мөмкинлеге дә тудырыла.

Элек баланы балалар бакчасына кабул итү схемасы шактый гади, ләкин бик үк гадел түгел иде. Ата-аналар, якын-тирәдәге балалар бакчаларын йөреп чыгып, мөдиргә гариза биреп, чиратка баса иделәр. Мәктәпкәчә учреждениегә эләгүнең кыска юлы да булды - бакчага матди ярдәм күрсәтсәң, чиратсыз керәсең. Бүген, электрон чиратлар системасы ярдәмендә, балалар бакчаларына кабул итү үтә күренмәле һәм "аерым шартларда" урнашуга юл калдырмый.
- Безнең районда "Балалар бакчасына электрон чират" системасы 2011 елның март аеннан эшли башлады, - дип сөйли район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча әйдәүче белгече Роза Нәфыйкова. - Ул район башкарма комитеты җитәкчесе раслаган "Баулы муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомумбелем программасын тормышка ашыручы муниципаль белем учреждениеләренә (балалар бакчалары) гаризалар кабул итү, исәпкә кую һәм урнаштыру" муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча административ регламенты нигезендә эшли (регламент тексты мәгариф бүлегенең https://edu.tatar.ru/bauly/roo сайтында урнаштырылган). "Электрон балалар бакчасы" ярдәмендә без балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итәбез, бер балалар бакчасыннан икенчесенә күчерү, ташламалар бирү турында гаризалар исәбен алып барабыз, балалар бакчаларына чиратларны көйлибез һәм төркемнәрне комплектлыйбыз. Барлык очракта да мәгълүматлар, гаризалар бердәм электрон базага керә.
Гариза бирүнең тәртибе түбәндәгечә: ата-анага Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләренең http://www.uslugi.tatar.ru интернет порталында онлайн-бланк тутырырга, анда баланың туган көнен, туу турында таныклык номерын, үз мәгълүматларын, яшәү адресын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң ата-анага теркәү номеры бирелә. Алдагы этап - системага керү һәм балалар бакчасын сайлап алу. Ата-аналар көн саен чират барышын карый алалар. Билгеләү эше төгәлләнүгә, "Направлен в ДУ" позициясе бирелә. Аннан соң, баланы бакчага урнаштыру процессын тәмамлау өчен, тиешле документларны мәгариф бүлегенә илтәсе генә кала. Әлеге системада кайбер категория гражданнарга бирелгән ташламалар да саклана. Алардан файдалану өчен мәгариф бүлегенә әлеге статусны раслаучы документны күрсәтергә кирәк, шуннан соң гариза ташламалы булачак.

"Электрон балалар бакчасы" системасында ул эшли башлаганнан бирле Баулыдан 1824 бала теркәлгән, бүгенге көндә балалар бакчасына 608 нәни үз чиратын көтә. 1, 4, 5, 7, 9, 10нчы балалар бакчалары, шулай ук "шәһәр яны" - Кызылъяр, Потап-Томбарлы, Исергәп балалар бакчалары тулысынча комплектлаштырылган. Безнең район территориясендә барлыгы 25 мәктәпкәчә учреждение бар, аларга 1874 малай һәм кыз йөри.
"Электрон балалар бакчасы" системасы турында яшь әниләр дә үз фикерләрен белдерә.
Эльвира, 28 яшь: "Күптән түгел бакчага чиратыбыз җитте. Улыбызга 5 ай чагында электрон формада гариза бирдек, хәзер аңа 2 яшь. Яңа системаны уңайлы дип саныйм, белешер өчен, вакыт әрәм итеп барып йөрисе булмады. Ә интернет хәзер һәрбер гаиләдә дә диярлек бар. Без ирем белән атнага бер тапкыр күз салып, чират барышын күзәттек. Сентябрьдә бишенче идек, ә октябрьдә: "Направлен в ДУ" дигән билгене күрдек. Бер атна инде балалар бакчасына йөрибез.
Олеся, 23 яшь: "Электрон чират" турында мин авырлы чакта ук ишеттем. Баулыда баланы балалар бакчасына урнаштыруның авыр икәнлеген белә идем. Дусларым һәм танышларым, исәпкә никадәр тизрәк бассаң, бакчага шулкадәр тизрәк эләгерсең, диделәр. Шуңа күрә бала тудыру йортыннан чыгу белән үк, туу турында таныклык алып, ТР дәүләт хезмәтләре порталына барлык тиешле мәгълүматларны керттем. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә яшәгәнгә күрә, "Бәләкәч" балалар бакчасын сайлап алдык. Хәзер балабызга бер яшь, аны балалар бакчасына урнаштыруда проблема булмас, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев