Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Үзйөрешле машиналарга техник күзәтү уздырылды

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә үзйөрешле техникага еллык карау узды. Үзйөрешле машиналарны Баулы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов тикшерде.

Белгеч идарәнең 13 үзйөрешле машина һәм тагылмасын тикшерде. Ул  барлык кирәкле документларны һәм машиналарның техник торышын карады.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Альберт Талипов сүзләренчә, тикшерүгә алдан ук әзерлек үткәргәннәр. Әлеге үзйөрешле машиналар шәһәрдә алып барылучы җыештыру-чистарту, төзекләндерү эшләренә җәлеп ителә. 

Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов  машиналарны карау вакытында кайбер җитешсезлекләр булуын да ачыклады, аларны бетерү өчен вакыт билгеләнде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев