Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Юллар төзеклеге сагында торалар

Ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

1нче Баулы участогы начальнигы Ирек Галиуллин “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, бүгенге көндә предприятиедә 30 кеше хезмәт куя, алар – юл эшчеләре, машина йөртүчеләр, мастерлар, операторлар һәм башкалар.

Юл хезмәткәрләренә җәен дә, кышын да эш җитәрлек. Барыбыз да күреп торабыз: юллар тиз туза, аларда чокырлар барлыкка килә, юл читләренә чүп үләннәре үсә, кышын юлларны кар басып китә.

Начальник сүзләренә караганда, асфальтны читтән китермәү, ә үз продуктыңны куллану бик уңайлы. Биредә намус белән эшлиләр, асфальт-бетон катнашмасының сыйфатын катгый контрольдә тоталар.

Завод эше белән танышкач, яңа гына чыгарылган асфальт-бетон катнашмасының кайсы участокка җибәрелүен үз күзләребез белән күрү теләге туды. Моның өчен без “Казан – Оренбург” автоюлының 364нче чакрымына юл тоттык. Юл эшчеләре эшләрен төгәлләп килә иде.

Йөк машинасында Илгизәр Ямалетдинов хезмәт куя. Биредә эшләвенә биш ел, кыенлыклары булса да, эшен яратып башкара.

Илгизәр Ямалетдинов, Кызылъяр мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт заводта эшләгән, аннары армиягә киткән. Әйләнеп кайткач, машина йөртүчегә укыган, шуннан бирле руль артында.

Илгизәр Ямалетдинов гаиләле, кызы Илүзә дә 1нче Баулы участогында эшли. Бездә гаилә подряды, ди Илгизәр абый, елмаеп.

Аның сүзләренә караганда, аларга халыктан юлларның сыйфатына, чокырларга кагылышлы шикаятьләр керә. Ул чагында, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тиз арада әлеге җитешсезлекләрне төзәтергә ашыга.

Юл эшчеләрен озак тоткарлап тормадык, чөнки асфальт-бетон катнашмасы тиз ката, вакытында тигезләп өлгермәсәң, аны кабаттан җәяргә туры килә. Шуңа күрә аларның эшләрен бүлдермәдек, без киткәнне күрүгә, тагын эшкә керештеләр.

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән аралашып, кайтыр юлга кузгалгач, гадәттә, юл эшчеләренең эшенә артык игътибар бирмәвебезне аңлап алдык. Без аларны начар юлларга тарыгач кына искә алабыз шул. Ә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне – аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә яхшы форсат, чөнки алар хезмәтеннән башка дөнья алга бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев