Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы югары максатлар куеп эшли

Булдыклы баулыларның бизнестагы уңышлары турында.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Светлана Гаптелганиева юрист белгечлеге буенча белем ала. Берникадәр вакыт Октябрьский шәһәрендә яши һәм эшли. 2015 елда туган шәһәре Баулыга кайтырга була. Күченеп кайткач, халык мәшгульлеге үзәгенә исәпкә баса һәм шунда чәчтараш һөнәренә уку мөмкинлеген белеп ала.

Чәчтараш һөнәрен үзләштергәч, Светлана эш эзли башлый. Тик тәҗрибәсе булмаган останы салоннарга алам дип тормыйлар. Шунда аңа үз чәчтарашханәсен ачу уе килә. Өстәвенә Светлана халык мәшгульлеге үзәге аша үз эшеңне ачарга ярдәм алу мөмкинлеге турында да ишетә. Бизнес-план төзи, финанс ярдәме ала, бина да таба. Килешү шартлары буенча, ул бу юнәлештә өч ел эшләргә һәм даими рәвештә отчётлар биреп барырга тиеш була. Бер ел буе ул берүзе эшли: үзе җитәкче, үзе чәчтараш, үзе җыештыручы була. Тора-бара хезмәткәрләр дә ала. Ә мәшгульлек хезмәте белән әле дә элемтәдә тора. Мәшгульлек үзәге аша чәчтараш курсында белем алган баулылар анда практика уза. Светлана аларны үзе эшләү дәверендә өйрәнгән бар нәрсәгә өйрәтә. Былтыр мәшгульлек хезмәте аша 19 кешене укыткан, агымдагы елда 13 булачак чәчтараш килгән.

Светлана белән әңгәмә барышында аның шулкадәр максатчан һәм энергияле кеше икәненә төшенәсең. Ул ирешелгәндә туктап калмый, үз алдына тагын да югарырак максатлар куеп, камиллеккә омтыла. Кайчандыр чәчтараш курсына килгән кыз гомере буе оста булып эшләмәячәген шул вакытта ук белә. Һәм менә бүген ул, күпсанлы курслар узып, тәҗрибә туплап, үзе башкаларга белем бирә, үз һөнәре серләре белән уртаклаша, мастер-класслар үткәрә. Ул хәтта үзенең укыту пособиесен дә язган.

Ул һәр көнен алдан минутлап планлаштыра. Үзенең салонында эшләү белән бергә балаларын тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Светлананың ике кызы үсеп килә, икесе дә бии, җырлый, спорт белән шөгыльләнә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев