Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Йорт төзү аның өчен берни тормый

Төзүче иң борынгы һәм тыныч һөнәрләрнең берсе. Сугыш вакытында 1943 елда дөньяга килгән Василий Фимин өчен ул гомерлек хезмәтенә әверелгән. Хезмәт эшчәнлеген яшүсмер чагында ташчы сыйфатында башлап, республиканың төзелеш тармагында иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсенә әверелә. Ул – Россиянең атказанган төзүчесе.

Василий Фимин Бөек Ватан сугышының өченче елында туа. 1942 елның язында әтисе Дмитрий Васильевич фронттан яраланып кайта. Аңа тернәкләнсен өчен ял бирәләр. Гаиләсе янында бераз торгач, ул кабат сугышка китә. Тугыз айдан улы туа. Вася бишенче бала булып дөньяга килә. Сугыштан соң гаиләдә тагын биш бала туа. Ул заманнарда авылларда күп балалы гаиләләр – гадәти күренеш. Тормышлары авыр була, ачлык-ялангачлыкны да кичерәләр. Әби-бабалары белән 14 кешелек гаилә, башкалар кебек үк, салым, заем түләргә, дәүләткә бәрәңге, ит, йомырка тапшырырга мәҗбүр була. Шуңа күрә Василийның бала чагы булмаган да диярлек. Мәктәпкә иртә бара, 13 яшендә туган авылы –  Ульяновск өлкәсе Карсун районы Яңа Погореловода җидееллык мәктәпне тәмамлап, өлкә үзәгенә фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә (соңрак – училище) укырга китә. Ике ел дәвамында ташчы һөнәрен үзләштерә. Уку йортында Борис Григорьевич исемле кеше производствога өйрәтү мастеры булып эшли. Эштән буш вакытта ул мич салу белән шөгыльләнә. Васяны ярдәмчесе итеп ала. Кирпеч биреп торып, балчык болгатып, останың эшен күзәтеп тора егет. Ул чагында миче булмаса, өй дә булмаган кебек, чөнки мич җылытып кына калмый, гаиләне дә туендыра.  Нигездә, рус миче, голланд миче салганнар. Шулай итеп, останың эшләгәнен карап торып, ул мич салуның барлык серләренә төшенә. Эше өчен остадан кайчагында кәнфит, прәннек эләгә.

Бервакыт, туган йортына кайткач, әнисенең әтисенә: “Мич җимерелде, нишләрбез инде? Останы каян табыйк?” – дигәнен ишетә. Аларны тыңлап тора да: “Әйдәгез, мин салып карыйм. Миңа калса, булдыра алырмын”, – ди. Әти-әниләре улларының, мичне сүтеп, яңадан салуын бик ышанмый гына күзәтеп торалар. Мич менә дигән булып чыга. Авыл җирендә гадәткә кергәнчә, Вася  Фи минның шәһәрдән мич салырга  өйрәнеп кайту хәбәре дә тирә-юньгә тиз тарала. Туган йортына кайткан саен, авылдашлары аның янына мич ясату үтенече белән килә башлыйлар. Шулай итеп, Василий Фимин яшьли тирә-юндә мич салу остасы булып таныла.

15 яшендә, ФЗОны бик яхшы билгеләренә тәмамлап,  ташчы таныклыгы ала егет. Яхшы киемгә акча эшләү хыялы белән төзелештә эшли башлый. Аңа исә укуын техникумда дәвам итәргә, аннары үзе белем алган училищега укытучы сыйфатында кайтырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп ул Казанга индустриаль-педагогика төзелеш техникумына укырга керә.

Өченче курста яңа уку елы башында беренче курс студентлары арасында бер кызга күзе төшә. Тик аңа сүз кушарга яңа ел алдыннан гына кыюлыгы җитә. Бию кичәсендә кызны биюгә чакыра. Шул вакыттан бирле алар бергә. Баулы кызы Рәхимә Нургалиева белән 1965 елның августында өйләнешәләр. Техникумнан соң бергәләп Ульяновск шәһәрендә Һөнәри-техник училищеда укыталар.

Узган гасырның 60нчы еллары ахырында Көнбатыш Себердәге нефть ятмаларын актив үзләштерү башлана. Нефть объектлары белән бергә эшчеләр өчен торак төзергә кирәк була. Анда эшләгән туганнары Фиминнарны үзләренә чакыра. Башта Василий Дмитриевич китә. Сургутта ул 22нче төзелеш идарәсенә прораб булып урнаша. Ул төзүдә катнашкан беренче объект 500 урынга исәпләнгән тамаша заллы мәдәният йорты була. Заманы өчен зур объект санала. Мич эшен белүе Сургутта да ярап куя. Шәһәр икмәк пешерү пекарнясының миче сафтан чыга. Ике айга якын шәһәр үз икмәгеннән мәхрүм кала. Күп кенә белгечләр мичне төзәтергә тырышып карый. Аннары Василий Дмитриевичның коммуналь өлкәгә катнашы булган туганы мичне каравын һәм, мөмкин булса, ремонтлавын үтенә. Ул ипи заводының мичен өч тәүлек эчендә ремонтлый. Василий  Фимин 1971 елда монтаж участогының йорт төзү комбинатына эшкә күчә, берничә айдан аны өлкән прораб итеп билгелиләр, тагын дүрт айдан Нефтеюганскта яңа оешкан монтаж участогы начальнигы итеп куялар. Аннары аны яңа төзелеш-монтаж идарәсе начальнигының производство буенча урынбасары итеп күчерәләр.

– Нефтеюганск – минем шәһәр, – дип искә ала ул елларны Василий Дмитриевич. – Мин анда барганда, аэропорт һәм зур булмаган бер урам гына бар иде. Без анда Көнбатыш Себер шартларында эре панельле йортларны монтажлый башладык. Обь елгасы тугайларын күп катлы панельле йортлар белән тутырдык.

Рәхимә Шәйхразый кызы Нефтеюганскида Ленинград фәнни-тикшеренү институты филиалының архитектура бүлегендә эшли, тәҗрибә туплый, бу исә аңа алга таба бик ярап куя. Аннан гаилә туган якларына әйләнеп кайтырга була. Рәхимә Шәйхразый кызының күңеле Ульяновскига тартыла, анда аларның өч бүлмәле иркен фатирлары була. Әмма хәлиткеч сүзне Василий Дмитриевич әйтә: “Шәһәрдә яшисем килми, авылда да. Шулар уртасындагыны сайларга кирәк. Мәсәлән, синең туган ягың – Баулы бистәсе кебек җирне”. Ульяновскидагы фатирларын Баулыда кечкенә генә ике бүлмәлегә алыштырып, биредә яши башлыйлар. 1976 елдан Рәхимә һәм Василий Фиминнар “Баулынефть” идарәсендә эшли башлыйлар. Җитәкче вазифасында эшләү тәҗрибәсе булуга карамастан, Василий Дмитриевичка яңа урында яңадан мастер вазифасыннан эшли башларга туры килә. Аның сәләтен җитәкчелек тиз күреп ала, кыска гына вакыт эчендә ул карьера баскычыннан күтәрелә: мастер, прораб, баш инженер, “Баулынефть” нефть-газ чыгару идарәсенең төзү-монтаж цехы начальнигы булып эшли. Василий Фимин “Баулынефть” идарәсендә 29 ел хезмәт куя, 19 елын –  төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы булып. Бу зур төзелеш еллары була. Торак, социаль-мәдәни объектлар һәм сәнәгать корылмалары төзелә. Ул социалистик ярыш җиңүчесе, бишьеллык ударнигы дип табыла, “Татнефть” компаниясенең мактаулы нефтьчесе исеме бирелә. Ул лаек булган бүләкләрне санап бетерерлек түгел, алар арасында иң мөһиме – Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе исеме. 2006 елдан бирле аның язмышы “Нефтестрой” предприятиесе белән бәйләнә. Баш инженер, җитәкче була.

– Василий Дмитриевич һәрвакыт зирәк, белемле, принципиаль һәм таләпчән җитәкче булды, – дип искә ала Василий Фимин белән бергә эшләгән елларын Баулы район Советы депутаты Кәрим Корбанов. – Ул тыныч булып кала белә, ярдәмчел, кул астында эшләүчеләргә беркайчан тавышын күтәрмәде. Аеруча куркыныч эшләр белән ул гел үзе җитәкчелек итә иде. Аның: “Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләреннән тыш, производствода бернинди кыенлыклардан да курыкмыйм”, дигән сүзләре хәтердә.

Василий Дмитриевич 70 яшенә кадәр “Нефтестрой” предприятиесендә хезмәт куйды. Аннары, лаеклы ялга китәргә вакыт, дигән карарга килә. Шуңа да карамастан, кешеләр аңа төзелеш мәсьәләләре буенча киңәш сорап әле дә мөрәҗәгать итәләр. Василий Фимин республиканың төзелеш тармагы үсеше тарихына багышланган “Татарстанның төзелеш элитасы” альманахына кертелгән.

 

 

Автор фотосурәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ