Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Язмыш сынавына бирешмичә яшиләр

Новозареченск бистәсендә яшәүче Пресняковлар гаиләсе турында.

“Хезмәткә дан” редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы “Мин — дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз геройлары – җиде яшьлек Ульяна һәм аның әнисе Альбина.

Йөклелек – хатын-кызның иң бәхетле, иң матур вакытларының берсе. Балага узганын һәр хатын-кыз төрлечә белә. Кемдер ана булуын озак вакыт көтә, ә кем өчендер бу көтелмәгән һәм күңелле яңалыкка әверелә. Ничек кенә булмасын, булачак әти-әниләр сабыйның дөньяга килүен аеруча дулкынлану белән көтәләр.

Альбина Преснякова үзенең өченче тапкыр әни булачагын 2014 елда очраклы рәвештә генә белеп ала. Ул вакытта гаилә Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә гомер итә һәм ике кыз бала тәрбияли. Альбина башта авырга узганына ышанмый, кабат-кабат тикшереп карый. Хастаханәдә барлык анализларны тапшырганнан соң гына аның йөкле булуы раслана.

– Яшем дә зур булганга, бу минем өчен шок булды, – ди Альбина. – Ләкин ул вакытта баланы бик алып кайтасым килде, малай теләдем. Ирем белән икәүләп табиб-гинекологка баланың җенесен билгеләүгә бардык. Ул кыз көтүебезне хәбәр итте. Башта кызыбызга Александра дип исем кушарга теләгән идек. Ләкин әнием белән киңәшләшкәннән соң, кызыбыз Ульяна атлы булыр дип уйладык. Өлкән кызларым Диана һәм Лиана, исемнәрнең бертөрлерәк булуын теләдек.

Альбинаның йөклелеге авыр уза. Аңа еш кына хастаханәләрдә ятарга туры килә: булачак ананы даими рәвештә токсикоз, югары кан басымы, тахикардия борчый. Беренче триместрда ул грипп белән дә авырып ала. Ул гына да түгел, бу чорда Альбинаның гаиләсендә дә тынычлык булмый: тормыш иптәше белән бик катлаулы, киеренке мөнәсәбәтләр саклана һәм тиздән аларга аерылышырга туры килә. Аерылышкач, ире Альбинаны ялгызын гына калдырмый, еш кына килеп, ярдәм итеп йөри. Ләкин алар инде бер-берсен яратучы пар кебек түгел, бәлки уртак балаларының әти-әнисе генә булып кала. Җилкәсенә төшкән авырлыкларга карамастан, Альбина сабыеның тууын түземсезлек белән көтеп ала.

– Кызымда Даун синдромы булуын бала тапканнан соң гына белдем, – дип сөйли ана. – Йөклелек вакытында баланың​ сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуы ачыкланмады. Баштарак ышанмадым, еладым. Ләкин кызымның үзенчәлекле булуыннан түгел, ә җәмгыять тарафыннан басым башлануыннан куркып еладым. Ульяна 37нче атнада 2,800 килограмм авырлыкта туды. Табиблар баланың авырлыгы әлеге атна өчен күп булуын да билгеләп үттеләр. Баланы үзем, җиңел таптым. Сабый дөньяга килеп, аның мөмкинлекләре чикле булуын белгәч тә, аны бала табу йортында калдырырга дигән уйлар һич кенә дә килмәде. Соңрак безне хастаханәдән чыгардылар, без әнием янына кунакка кайттык. Ул беренче тапкыр Ульянаны кулына алгач: “Баладан баш тарткан булсаң, мин сине кичермәс идем”, – диде. Иң зур ярдәмне мин нәкъ менә әниемнән тойдым. Әмма туганнарым һәм якыннарым да миннән читләшмәделәр, баланы үзем белән калдырырга теләвемне хупладылар гына.

Даун синдромы диагнозыннан тыш, Ульянаның тугач та ике күзе күрмәве ачыклана, аңа ике яклы катаракта диагнозы куялар. Кызчык Уфада ике күзенә дә операция кичерә: беренче операцияне – ике айлык чагында, ә икенчесен ике-өч атнадан ясыйлар. Ульянаның ике күзенә дә ясалма хрусталиклар куела. Соңрак, җиде айда, балада Гиршпрунг авыруы булуы да ачыклана. Аңа тагын бер катлаулы операция ясыйлар: эчәклекнең бер өлешен кисеп алалар һәм стома куялар. Ульяна дүрт яшькә кадәр калоприемник белән йөри. Кыз һәм әни өчен бу аеруча авыр була, чөнки нәкъ менә шушы чорда кыз әйләнеп ятарга өйрәнә һәм шуышып йөри башлый, калоприемник еш төшә һәм кыенлыклар тудыра.​

– Безгә Ульянаның синдромы белән түгел, ә башка диагнозлар белән авыр булды, – ди Альбина. – Олы кызларым миңа еш кына: “Әни, син үтә дә сабыр кеше”, – диләр. Ульяна белән безгә күпне кичерергә, күпне түзәргә туры килде. Ләкин Уфа шәһәрендә хастаханәдә ятканда, мин үземнең кызымның диагнозлары белән чагыштырганда, күпкә җитдирәк һәм күпкә куркынычрак авырулар барлыгын аңладым.

Альбина барлык операцияләргә дә үзләре белән йомшак уенчык-маймыллар алып баруларын сөйли. Ульяна алар белән инде җиде ел аерылышмый икән.

– Башкалар хастаханәгә пакеты белән кием-салым җыйганда, без уенчыклар җыйдык, – дип искә төшерә Альбина. – Шулай ук җиде айлык чакта, Уфа хастаханәсендә ятканда, Ульяна бертуктаусыз елады. Аны тынычландыру өчен, мин Россия гимнын кабызып куя торган булдым. Шул гимнны тыңлап, ул рәхәтләнеп йокыга китә иде. Гимн астында йоклап киткән сабыйны күрергә хәтта медперсонал да керә иде.

Ульяна мөстәкыйль рәвештә йөри һәм ашый, сүзләр һәм сүзтезмәләр әйтә, хис-кичерешләрен күрсәтә, әнисен һәм якыннарын таный. Әмма әйләнә-тирә мохиткә кыен җайлаша. Диагнозлары аркасында, кызчык мәктәпкәчә учреждениегә йөрми. Авыл балалар бакчасында бер генә катнаш төркем исәпләнә һәм анда кызга бик авырга туры килер иде. Пресняковлар әлегә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсен дә карамаганнар. Моңа кадәр гаилә еш кына Октябрьский шәһәрендә тернәкләндерү узган. Быел Баулыда “Шатлык” үзәгендә тернәкләндерү курсы узарга планлаштыралар.

– Ульяна минем белән генә булырга күнеккән, – дип сөйли әни кеше. – Аңа кеше арасында булу авыр. Ул үзе генә уйнарга ярата торган бала. Ульяна белән бергәләп, мәсәлән, рәсем ясарга да мөмкин түгел, чөнки аңа кызык булмаячак. Әгәр мин нидер эшлим икән, ул килә, карый, һәм, теләге булса, минем арттан кабатлап куя. Вакыт-вакыт миңа өй эшләрендә дә булыша. Мәсәлән, минем кушуым буенча суыткычтан берәр әйбер алып килә, аларны өстәлгә тезә. Ләкин кире юнәлештә бу эшләрне эшләми. Ульяна фикеренчә, өстәлгә куелган әйбер шунда ук калырга тиеш. Аның үз тәртибе.

Үзенчәлекле кызын тәрбияләүдә Альбинага аның өлкән кызлары Диана һәм Лиана, шулай ук күрше фатирда яшәүче бертуган апасы Флюра булыша. Кызлар, икесе дә эшләү сәбәпле, әниләре һәм Ульяна янына ял көннәрендә кайтырга тырышалар. Ә Флюра сеңлесенә көн саен булышып тора. Альбина өйдәге эшләрен башкарган арада, Флюра Ульяна белән утыра.

– Новозареченскига сеңлемә ярдәм итү максаты белән күченеп килдем, – дип сөйли “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Флюра. – Моңа кадәр Туймазы шәһәрендә тордым. Альбина бирегә 2019 елның декабрендә кайтты, ә мин — бер елдан соң. Олы кызлары читтә булгач, үзенчәлекле бала белән аңа берүзенә бик авыр иде. Без, туганнары, Ульянаны баштан ук җылы кабул иттек, читкә какмадык. Әниебезнең сигез оныгы бар, Ульяна – иң кечесе. Ике туганнары аны бик ярата. Кайткан саен күчтәнәчләр, кием-салым, уенчыклар сатып алалар. Кыскасы, кем ничек булдыра, шулай ярдәм итәбез инде. Мин төшкә кадәр эшлим, аннары, Альбина үз эшләре белән шөгыльләнгәндә яки кибеткә барганда, Ульяна белән утырам. Шулай ук аны юындырырга, ашатырга ярдәм итәм.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле баланы тәрбияләүдә Альбина кайбер кыенлыкларга да юлыккан. Ульяна озак вакыт калактан ашамаган, чынаякларны һаман да кулланмый. Су белән чәйне шешәдән генә эчә. Ульянага урамда да, җәмәгать урыннарында да авырга туры килә. Ул кешеләрдән бик курка, чит кешеләрне күргәч, кычкыра башлый һәм җиргә утыра.

Альбина эшләми, чөнки кызын бер генә секундка да калдырып китә алмый. Гаиләгә социумнан аерылган килеш яшәргә туры килә.

– Мин кызымны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала дип санамыйм, минем өчен ул – гап-гади кызчык, – ди Альбина. – Ана кеше теләсә нинди шартларда да үз баласын яратачак һәм саклаячак. Мин ниндидер батырлык кылам дип тә уйламыйм. Ульяна – минем кызым. Мин аны ничек бар, шулай яратам.

Альбина сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган аналарның “Благо” җирле иҗтимагый оешмасыннан даими ярдәм тоеп яши. Шулай ук, әни кеше билгеләп үткәнчә, аңа волонтерлар ярдәме дә комачауламас иде, чөнки койма төзекләндергәндә яки бакча эшкәрткәндә, хатын-кызларга көчле куллар кирәк.

Беренче карашка кечкенә генә гаилә искиткеч ныклык һәм батырлык белән яши. Кыенлыкларга һәм язмыш сынауларына карамастан, әниле-кызлы Альбина һәм Ульяна Пресняковалар тормыш буйлап елмаеп атлап бара. Ульяна игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт тоеп яши. Әнисе һәм туганнары кызчыкны җил-давыл тигерми, саклап-яклап үстерә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев