Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Язгы кыр эшләре башлана

Илнең азык-төлек базары тотрыклылыгы аграр тармак эшчәнлегенә бәйле. Шуңа күрә терлекчелектә һәм үсемлекчелектә эшләүче авыл хезмәтчәннәре штат режимында эшли. Уҗым культураларын ашлау – 61 процентка, күпьеллык культураларны ашлау 48 процентка үтәлгән.

Атна башында безнең районда язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү комиссиясе эшләде. Комиссия әгъзалары, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, дистанцияне саклап, тикшеръ үткәрде. Хуҗалыкларның машина-трактор паркын караганнан соң, комиссия эшкә әзерлеккә яхшы бәя бирде. Иң югары баллар “Миңнуллин”, “Берлек”, “Бәкер” хуҗалыкларына бирелде.

Бүгенге көндә районда чәчүлек мәйданның һәр гектарына йогынты ясаучы матдәсе 38,2 килограмм исәбеннән минераль ашлама тупланган. Әлеге күрсәткеч 35 килограммнан артык булган хуҗалыклар бер гектар чәчүлек җиргә 515 сум исәбеннән дәүләт ярдәменә дәгъва итә.

Ил авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә предприятиеләрдә вакытында дезинфекция үткәрергә, хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары – перчатка, битлек, антисептик белән тәэмин итәргә кирәк.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев