“Яз гүзәле” Алсу
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан игълан иткән “Яз гүзәле-2019” фотосурәтләр конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Конкурс шартлары буенча, конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затлар хатын-кыз гүзәллеген һәм язны чагылдырган фотолар юлларга тиеш иде. Редакциягә 21 фотосурәт килде. Сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә өч җиңүче ачыкланды. “Яз гүзәле-2019” титулына 1246 тавыш җыйган Алсу Фәрхетдинова ия булды. Икенче урында – Илүзә Хафизова (1187 тавыш). Өченче урында – Алина Гафурова (1053 тавыш).
Җиңүчеләрне бәйгедә җиңүләре һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән “Баулы-информ” мультимедия редакциясе җитәкчесе Сәгыйть Әхмәтҗанов тәбрикләде. Кызларга конкурс иганәчесе – “У Мхитара” чәчәк кибетеннән бүләкләр тапшырылды.
Конкурс иганәчесе – “У Мхитара” чәчәк кибете (Пионер урамы, 13а)
Реклама
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев