“Яз гүзәле-2019” конкурсында төп җиңүче ачыкланды
Бүген “Яз гүзәле-2019” өчен тавыш бирү төгәлләнде.
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан игълан иткән “Яз гүзәле-2019” фотосурәтләр конкурсына 21 фотосурәт килде.
Тавыш бирүгә бүген 20 сәгатьтә нәтиҗә ясалды. Шулай итеп, “Яз гүзәле-2019” титулына Алсу Фәрхетдинова ия булды (төп фотода). Ул 1246 тавыш җыйды. Аңа 1500 сумлык чәчәк букеты тапшырылачак.
Икенче урында – Илүзә Хафизова (1187 тавыш). Ул 1000 сумлык йомшак уенчык белән бүләкләнәчәк.
Өченче урында – Алина Гафурова (1053 тавыш). Ул 600 сумлык чәчәк композициясенә ия булачак.
Җиңүчеләр иртәгә, 5 мартта, редакциядә (Баулы, Пионер урамы, 9) бүләкләнәчәк.
Конкурс иганәчесе – “У Мхитара” чәчәк кибете (Пионер урамы, 13а)
Реклама
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев