Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшьтәше булган газета белән бергә атлый

Өлкән буын кешеләре өчен күркәм юбилейларын зур гаиләләре, туганнары арасында каршылау зур бәхет. Бу бәхет баулылы Рәхимә апа Сәмигуллинага да насыйп булды.

Бүген Рәхимә Сәмигуллинаның өендә зур бәйрәм – аңа 90 яшь тулды. Юбилярны тәбрикләргә балалары, оныклары җыелган. Өй эче умарта оясын хәтерләтә, кайсыдыр табын әзерләп йөри, икенчеләре Рәхимә апаның өс-башын рәтли, чәчәк бәйләмнәрен урнаштыра. Шуларга сокланып, шаяртып, мөлаем гына елмаеп Рәхимә апа барысын да күзәтеп утыра.

– Мин сугыш чорында туган бала, төрле авырлыклар, нужа күреп үстем, – дип сөйли ул. – Үгез җигеп җир сөрдем, аны тыңлатып та булмый иде. Шул чак савым сыерын җигеп сөрә идем.

Рәхимә апа Башкортостанның Ярмәкәй районында Сөярмәт авылында күп балалы гаиләдә төпчек кыз булып туган. Әтисе Хәлиулла сугыш башлангач фронтка киткән, Берлинга кадәр барып җиткән. Ун бала әниләре белән, җигелеп эшләп тормыш иткәннәр. Рәхимә апа тормыш авырлыкларына бирешмәскә тырышкан, җырлап кәефен күтәргән. Аның кызы Альбина Хәлиуллина сөйләвенчә, Рәхимә апа күрше авылдан мәктәптән кайтканда кычкырып җырлап кайта торган булган. Сөярмәт халкы аның тавышын ишетеп: “Рәхимә мәктәптән кайта”, – дия торган булган.

Рәхимә апа 1952 елда Камиль Самигуллинга кияүгә чыга һәм Баулы совхозына күченә. Бергә алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем, яхшы тәрбия бирәләр.

– Күп авырлыклар күреп яшәсәм дә, җиде генә бала таптым, – дип шаяртып ала юбиляр. – Кызгынычка каршы икесе бакыйлыкка күчте. Бишесе исән-саулар, бергәләшеп матур гына яшибез, кадерләп кенә торалар.

– Әни безгә һәрвакыт үрнәк булды, күз яшен күрсәтмәде, сынмады, сыгылмады, – ди юбилярның кызы Альбина Камилевна. – Ул бик кызыксынучан, дөнья белән бергә атларга тырыша, 90 яшендә дә газеталар укый. Аның өчен махсус “Хезмәткә дан” район газетасын яздырабыз. Ул башыннан ахырына кадәр укып чыга, белгәннәрен безгә дә сөйли әле.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәхимә апа ачык зиһенле. Ул район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин алып килән Россия президентының тәбрикләү хатын да кулына тотып үзе укып чыкты.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев