Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшүсмер тәрбияләү – аеруча җаваплы эш

Баулы районында җинаятьчелек белән бәйле хәлне анализлау күрсәткәнчә, яшүсмерләр кылган җинаятьләр саны арткан.

Алты ай эчендә 13 балигъ булмаган бала профилактик исәпкә куелган. Узган елның алты аенда яшүсмерләр кылган ике җинаять теркәлгән булган, агымдагы елның шул чорында исә ике урлашу һәм бер талау очрагы ачыкланган. Вак урлашу һәм җәмәгать урынында алкоголь исереклеге хәлендә күренгән ике яшүсмер административ җаваплылыкка тартылган. Балигъ булмаганнарның тәртибен тиешенчә контрольдә тотмаган 37 өлкән кеше административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Егерме алтысы – бала тәрбияләү буенча ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәгәнгә, ике кеше – яшүсмерләр җәмәгать урынында алкоголь исереклеге хәлендә күренгән өчен, тугыз ата-ана – балигъ булмаган бала төнге вакытта урамда контрольсез йөргәнгә.

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев