Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшәү уңайлырак булачак

Баулы районында торак фондны ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 2020 елда шәһәрнең 27нче микрорайонында бер йорт ремонтлана. Биредә төп эшләре инде төгәлләнгән, фатирларда җылыту стоякларын алыштырасы гына калган.

Күпфатирлы йортлар республика капиталь ремонт программасына билгеле бер критерийлар буенча эләгә. Быел 27нче микрорайонда капиталь ремонт программасына 34нче йорт кергән. Ул 20 ел элек төзелгән һәм биредә капремонт 12 еллап элек үткәрелгән. Хәзер аңа да чират җитте.

Былтыр йортның ишегалды төзекләндерелгән, шулай ук түбәсе дә өлешчә ремонтланган.

Йортны капиталь төзекләндерү февраль аенда ук башланган, эшләрнең подрядчысы – күп еллар йортларны ремонтлау белән шөгыльләнүче “ПМК“Мелиорация” җәмгыяте.

– Салих Сәйдәшев урамындагы 34нче йортны капиталь ремонтлауга 37,5 миллион сум акча бүленде. Әлеге объектта берничә төрле эш планлаштырылган иде – җылыту системасын, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү стоякларын, канализация, электр белән тәэмин итү системаларын алыштыру. Йортның фасады һәм түбәсе эшләр исемлегенә кермәде, – дип сөйләде безгә “Наш двор” торак милекчелеге ширкәте рәисе Дамир Фәйзуллин. – Барлык эшләр дә тулысынча тәмамланды, җылыту стоякларын гына алышырасы бар.

Торак милекчелеге ширкәте агымдагы ремонт хисабына йорттагы алты подъездны ремонтлый, беренче подъездда инде эш тәмамланган. Биредә тәрәзәләрне алыштырганнар, тулы косметик ремонт үткәрелгән – подъезд күзгә күренеп үзгәргән.

Дамир Фәйзуллин сүзләренә караганда, йортны ремонтлауда йорт өлкәннәре һәм подъезд өлкәннәре дә активлык күрсәткән.

Бүгенге көндә төп эшләр төгәлләнгән. Санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач, фатирларга кереп ремонтлау мөмкинлеге булгач, подрядчы эшләрнең соңгы этабына – җылыту стоякларын алыштыруга – керешәчәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев