Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь баулылы «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе призеры булды

Тимур Әсәдуллин мәртәбәле бәйгенең “Муса Җәлил рус телендә” номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Бу бәйгенең масштабын шәрехләү өчен берничә сан: быел “Җәлил укулары” халыкара әдәби конкурсына  40 меңнән артык гариза кергән – Татарстан районнарыннан, башка регионнардан, Әзәрбәйҗан, Кытай, Казахстан, Йәмән, Төркия, Белоруссия, Кыргызстанан.

Финалга җиде номинациядә биш яшь категориясендә 800 кеше чыккан. Алар арасында - Татарстан, Свердловск, Башкортостан, ХМАО-Югра, Оренбург, Удмуртия һәм башка өлкәләрдән шигърият яратучылар.

Без инде язганча, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе район мәгариф бүлеге һәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырган бәйгенең муниципаль этабында 110га якын кеше катнашкан иде. Аларның утызы зона турына узды. Йомгаклау этабында 8 баулылы катнашты.

Тимур Әсәдуллин - 7нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы. Ул инде берничә ел педагог Алсу Рафаэл кызы Сәетова җитәкчелегендәге “Большая перемена” театр берләшмәсендә шөгыльләнә. Төрле конкурсларда, шул исәптән "Роза ветров" халыкара конкурсында җиңү яулады.

Фәридә Зыярова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев