Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь баулылы «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе гала-концертында чыгыш ясады

Казанда “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты булды. Масштаблы чарада бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашты.

Тантаналы кичәдә “Җәлил рус телендә” номинациясендә III урын алган яшь баулылы Тимур Әсадуллин да чыгыш ясады. Аңа, шулай ук аның укытучысына, Укучылар йорты каршындагы "Большая перемена" театр берләшмәсе җитәкчесе Алсу Рафаэль кызы Сәетовага Чулпан Мусаевна белән аралашу, аннан автограф алу насыйп булган. Кыска гына әңгәмә вакытында шагыйрьнең кызы безнең шәһәрдә булуын билгеләп үткән, баулыларга сәлам тапшырган.

Әлеге бәйгедә дөньяның төрле илләреннән 40 меңнән артык кеше катнашты. Бәйгенең Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге район мәгариф бүлеге һәм мәдәният бүлеге белән берлектә оештырган муниципаль этабында 110га якын кеше катнашты. Аларның утызы зона турына узды, ә йомгаклау этабына 8 баулылы сайлап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев