Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь баулылар дәрәҗәле турнирда медальләр яуладылар

17 ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә киокусинкай буенча «Kazan Open» бөтенроссия турниры, шулай ук Казан ачык чемпионаты һәм беренчелеге узды. Тренер Ильяс Садретдинов җитәкчелегендәге яшь баулылар анда уңышка ирештеләр.

Турнирда Иваново, Түбән Новгород, Мәскәү, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Мордовия, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия һәм Казахстаннан барлыгы 300 дән артык кеше катнашты. 
Баулы данын 5 яшь спортчы яклады. Аларның өчесе - Ләйсән Садретдинова, Карина Зыярова, Илья Покровский киеренке көрәштә көмеш медальләр яулый алды. Фәрит Ибраһимов һәм Виктория Горопач яхшы гына көрәш тәҗрибәсе туплады.

Фәридә Зыярова

Чыганак һәм фотосурәт: Баулы муниципаль районы рәсми порталы http://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1610793.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев