Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңгыр яуса сенаж әзерлиләр

13 августка булган мәгълүматка караганда, Баулы районында бөртекле культуралар барлык мәйданның 11,8 процентыннан җыеп алынган.

Яңгырлы һава торышы аграрийларга бөртекле культуралар уңышын җыеп алырга мөмкинлек бирми. Соңгы тапкыр кырга узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә чыкканнар. Ашлыкның дымлылыгы 19-22 процент тәшкил итә. Хуҗалыкларга аны киптерүгә өстәмә чыгымнар тота. Җиде авыл хуҗалыгы берләшмәсендә ашлык киптерү агрегатлары бар.

Һава торышы начар булуга карамастан, сенаж салу эше туктап тормый. Районда ул барлыгы 25190 тонна әзерләнгән. Район буенча бер шартлы баш терлеккә 11,8 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, әлеге күрсәткеч “Миңнуллин” хуҗалыгында – 24,5, “Кызылъяр”да – 23,1, “Николашкино”да – 19,7, “Берлек”тә – 19,3 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ