Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Чүтедә яшәүчеләр сөт бәясеннән канәгать түгел

Авыл җирлекләрендә 2015 ел нәтиҗәләре буенча җыелышлар дәвам итә. Яңа Чүте авылында да шундый җыен булып узды.

Җыелыш гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдиновның 2015 елда башкарылган эшләре хакында отчеты белән башланды. Салих авыл җирлегенә Яңа Чүте, Салих, Хансөяр авыллары керә. Бүгенге көндә Яңа Чүтедә 147 торак йорт бар, 356 кеше исәптә, әмма авылда 247 се генә яши.

- Яшь саны буенча авыл картая, чөнки авылда 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәр барлыгы 54 кеше исәпләнә, - ди җирлек башлыгы.

Узган елда 2 пар кавышкан, 3 бала туган һәм 11 кеше бакыйлыкка күчкән. Авылда мөгезле эре терлек саны 217, шул исәптән 100 сыер бар. Җыелышта маллар саны турында сөйләгәндә бераз бәхәс купты. Савым сыерлары асраган кешеләр сөтне арзан хакка алып китүләренә ризасызлык белдерделәр. Гомере буе мал асрап, үз көче белән дөнья көткән Рамил Сәфиуллин:

- Без сыерны түгел, сыерлар хәзер безне сава, сөтне җыю хакларын нигә бераз булса да күтәрмиләр соң? - диде.

Ул күптән түгел генә хуҗалыгында 25 баш савым сыеры асраган кеше. Аның сүзләренчә, сөт җитештерү файдалы, керемле эш түгел. Бүгенге көндә Яңа Чүте халкы үзе җитештергән сөтнең литрын 16-17 сум белән Азнакай сөт заводына тапшыра, ә җәй көннәрендә бу хак бөтенләй 12-14 сумга гына кала. Җыелышка килгән район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин базар хакларын күз уңында тотып, бер генә хакны куеп булмаганлыгын аңлатты.

Җыелышның көн тәртибендә янгын сүндерү җайланмаларын тәртипкә китерү, язга чыгуга буа ясарга кирәклеге, урамнардагы баганаларга яктырткычлар кую, хисаплау приборы куеп өстәмә рәвештә 5нче ут линиясен булдыру, зиратларны чистарту, авылны яшелләндерү, агымдагы елның 13 мартында халык белән референдум үткәрү хакындагы мәсьәләләр каралды, җыелыш азагында шул хакта карарлар кабул ителде.

Фото: Айнур Сафин, "Хезмәткә дан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев