Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ворлдскиллста алтын яулаган

Казанда WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатының төп этабы төгәлләнде. Аның нәтиҗәләре буенча 75 җиңүче ачыкланды, алар Татарстан җыелма командасы составында Россия милли чемпионатында катнашачак. Җиңүчеләр арасында райондашыбыз Алисә Гыймазова да бар.

Узган шимбәдә Казанда республика чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. “Огранка ювелирных вставок” компетенциясендә беренче урын алган Алисә Гыймазова да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

Ворлдскиллс – яшьләр өчен бик яшы старт. Чемпионатларда катнашу – конкурентлыкка сәләтле булуга үзенчәлекле тест, үзеңне бәяләү мөмкинлеге. Хәзерге заманда Ворлдскиллс кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле коралга әйләнде.

Төбәк чемпионатында җиңү безнең героинябыз өчен дә яңа мөмкинлекләр ачкан, иң беренче чиратта бу – илебезнең зәркәнчелек буенча иң яхшы мәктәпләрендә белем алу. Россия милли чемпионатына әзерләнү кысаларында ул Саха Республикасына (Якутия) барачак, ә ул  Россиянең алмаз “башкаласы” буларак билгеле. Кыш көне Мәскәүдә белем алачак, анда аларга илнең иң танылган ювелирлары белем бирәчәк, шул исәптән Ворлдскиллс дөнья чемпионатлары җиңүчеләре дә.

Ләйсән ГАЛИМОВА

 

Кадрия Гыймазова фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев