Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ветераннарга бүләк ясадылар

“Баулы-информ” редакциясе һәм почта район Советы бинасында абунә кампаниясе уздырды һәм “Хезмәткә дан” район газетасына 13 абунә рәсмиләштерде.

Район җитәкчеләре 11 баулылыны 2021 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” газетасына яздырдылар, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, муниципаль хезмәткәрләрнең ата-аналары һәм башка кешеләр бар. Ике хезмәткәр район газетасын үзе өчен яздырды.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ике сугыш ветеранын республика басмасына яздырды, баулыларны, райондагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыр өчен, район газетасын алдырырга чакырды.

Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин үзенең беренче укытучысын район газетасына һәм республикада нәшер ителүче берничә басмага яздырды.

Район башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, газетаны сайт аша түгел, нәкъ менә кәгазь вариантта уку күпкә кызыклырак һәм рәхәтрәк.

Район газетасына Баулы районы советы аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова да абунә рәсмиләштерде.

Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева да газетага язылды.

Альбина Нәҗмиева безгә сөйләгәнчә, ул газетага яңа һәм кызыклы үзгәрешләр кертелүен тели. Ул үзе коррупциягә каршы торуга багышланган рубриканы һәм “Каршы элемтә”не аеруча үз итә икән.

Абунә кампаниясендә Баулы районы контроль-хисап палатасы рәисе Рөстәм Ямаев та катнашты. Ул бәйрәм алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймазетдин Ямалетдиновка бүләк ясарга булган.

 

Белешмә:

“Хезмэткэ дан” (“Слава труду”) газетасына язылу бәясе – 849 сум  (почта аша язылу бәясе).

 Газетаны редакциядән үзләре килеп алучылар абунәне 510 сумга рәсмиләштерә ала.

Барлык сораулар буенча 5-64-47 яки 5-64-50 телефоннары аша шалтыратып белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев