Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ветераннар игътибарсыз калмый

“Баулы-информ” хезмәткәрләре үзләренең ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләде һәм иганәче бүләкләрен тапшырды.

Быелгы октябрь башы аеруча үзенчәлекле: Өлкәннәр көне булды, 1 октябрьдә “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарын абунә декадасы башланды.

“Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре өлкән буын кешеләренә һәрчак хөрмәт белән карый һәм элек бергә эшләгән хезмәттәшләрен – газета ветераннарын – онытмый. “Хезмәткә дан”ның беренче саны дөнья күрүгә 90 ел тулу елы да искәрмә түгел.

Традициягә кергәнчә, “Баулы-информ” Өлкәннәр көненә үзенең ветераннарын “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарына яздыра һәм бүләк тапшыра. Быел иганәчебез – Баулы он тарту комбинаты (директоры – Радмир Минигалин) бүләген тапшырып ветераннарыбызны сөендердек. Баулы районының социаль тормышында актив катнашучы Он тарту комбинаты газета ветераннары өчен комбинат үзе җитештергән берничә капчык он бирде. Өлкәннәр көне алдыннан редакция хезмәткәрләре бүләкне ветераннарның өйләренә илтеп бирде. “Хезмәткә дан” ветераннары үзләренә шундый игътибар күрсәтүгә, файдалы һәм кирәкле күчтәнәч китерүгә бик сөенделәр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

– Гомерем буе күп кенә учреждениеләрдә эшләргә туры килде, ә “Хезмәткә дан” район газетасына урнашкач, үз стихиямә эләккәнемне аңладым. Мин эшкә бәйрәмгә барган кебек йөрдем, – ди редакциядә журналист булып эшләгән Наилә Ким. – Миңа андагы бар кеше якын. Безнең коллектив гаҗәеп иде, мөхәррирләребез дә яхшы, аңлый торган кешеләр иде. Әле пенсиядә булсак та, аралашып торабыз, һәм редакциянең хәзерге коллективы турында да бары яхшы сүзләр генә әйтәләр. Редакциянең барлык ветераннары исеменнән, безгә игътибар күрсәткәннәре, котлаганнары өчен, зур рәхмәт белдерәм. Ветераннарын онытмаучы, хөрмәтләүче “Баулы-информ” коллективы булу белән без бик бәхетле.

Реклама +16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев