Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Узып баручы ел нәрсә белән истә калыр: мөһим вакыйгалар

2020 ел ахырына якынлаша, елга нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Пандемиягә карамастан, безнең районда баулылар күңелендә истә калырлык шактый вакыйгалар булды. “Баулы-информ” редакциясе Баулы районында узып баручы елның мөһим вакыйгалары һәм ел кешеләре исемлеген төзеде.

Ел вакыйгалары

2020 елның үзенчәлеге – юбилей даталарының күп булуы. Быел ТАССР оешуга 100 ел тулды. Баулы шәһәренең үзәк мәйданында “ТАССР”ның 100 еллыгы” флагы эстафетасы үткәрелү баулылар хәтеренә кереп калды.

“Баулы-информ”, республиканың 100 еллыгына багышлап, күрше төбәкләр җитәкчеләре катнашында  “Гасырларга сузылган дуслык” уникаль проектын әзерләде.

Безнең район да 90 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм быелның августында үткәрелде. “Баулы-информ” бу уңайдан бәйрәм ролигы әзерләде.

Җиңүнең 75 еллыгы да истәлекле вакыйга булды. Быел чаралар чикләүләр белән үтсә дә, баулылар “Үлемсез полк”ка кушылдылар. Баулы телевидениесе эфирында күпфатирлы йорт ишегалларында концертлар узуы турында сөйләдек.

 Билгеле, узып баручы ел “Баулы-информ” редакциясе өчен истәлекле булды: безнең район газетасына 90 ел тулды. Редакция хезмәткәрләре ел дәвамында укучыларына бүләкләр өләште, төрле акцияләр уздырды.

2020 ел, COVID-9 пандемиясе аркасында, үзенчәлекле булды. Коронавирус белән бәйле хәл күпләрнең тормышын һәм гадәтләрен үзгәртте.

Уңышларны да телгә алу урынлы булыр. 2020 елда безнең районда байтак кына дәүләт программалары тормышка ашырылды. Мәсәлән, “Безнеж ишегалды” программасы буенча шәһәрдә 16 ишегалды һәм  балалар мәйданчыклары төзекләндерелде. “Рябинка” балалар бакчасы һәм балалар сәнгать мәктәбе дә ремонтланды. Җиңү һәм Хезмәт даны паркы яңартылды.

 

 

Ел шәхесе

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе узып баручы елда һәрвакыт игътибар үзәгендә булган баулыларның исемнәрен билгеләде. Безнең басма фикеренчә, әлеге райондашларыбыз ел кешесе дип игълан ителә:

Галина Алатырева – Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты

 

Глеб Алексеев – район үзәк хастаханәсе баш табибы

 

Марат Ильясов – “Я смогу” үзәге җитәкчесе

 

Радмир Минигалинхәйрияче, Татарстан бизнес-омбудсменының Баулы районындагы вәкиле

 

Максим Москвичёв – волонтёр, “Баулынефть” идарәсенең яшьләр лидеры

 

Рәсим Хәбибуллинкомбайнчылар арасында республика конкурсы җиңүчесе.

 

Спорт җиңүләре

Җиңел атлетчы, боксчы, теннисчы, хоккейчы, футболчы, шахматчы, каратэчы баулылар һәм башка спортчылар ел дәвамында уңышлары белән сөендереп тордылар. Спорт дөньясында иң истә калырлык җиңүләргә ирешкән райондашларыбыз:

Аделя Сәләхова – Идел буе федераль округы балалар-яшүсмерләр беренчелегендә 19 яшьлек кызлар арасында шахмат композицияләрен чишү буенча беренче урын иясе.

 

Ринас Әхмәдиев – Ярославльдә ярыммарафон буенча Россия чемпионаты, Мәскәү ярыммарафоны җиңүчесе.

 

Нияз Садыйков – “Төньяк башкала” ярыммарафоны призёры.

 

Саҗидә Нуретдинова – кызлар арасында бокс буенча Татарстан чемпионы. Ул Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу өчен республика җыелма командасы составына кертелде.

 Капиталь ремонттан соң 2нче спорт мәктәбе ачылу  күптән көтелгән вакыйга булды.

 

 

Ел ньюсмейкерлары

Алар – “Хезмәткә дан” битләрендә, Баулы телевидениесе эфирында һәм “Баулы-информ” сайтында ел дәвамында спикер булган баулылар. Менә безнең ел ньюсмейкерлары:

Рамил Гатиятуллин – Баулы муниципаль районы башлыгы

Данияр Бакиров – шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе

Нияз Шәрифуллин – шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы

Илмира Хөснуллина – Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

Ильяс Гозәеров – Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе

Станислав Тимофеев – Россия пенсия фондының Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча идарәсе начальнигы

Марсель Даутов – шәһәр төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең баш инженеры

Дарина Ганиева – район мәгариф бүлеге начальнигы

Илнар Вәлиев – Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары

Наил Галиуллин – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы 

Григорий Чернов – Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы

Илдар Мохтасаров – күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән дознавателе

Илшат Гаязов – Баулы ветеринария берләшмәсе начальнигы

Әнвәр хәзрәт Хәмитов – Баулы районы имам-мөхтәсибе

Владислав Паняев – Серафим Саровский чиркәве настоятеле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев